Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ "Казан" милли-мәдәни үзәгендә музейны саклауны сорап Миңнехановка мөрәҗәгать итте


"Казан" милли-мәдәни үзәк бинасы

ТИҮ музей таратылган очракта ЮНЕСКОга мөрәҗәгать итү белән яный.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казан милли мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музеен таркатуга юл куймавын сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат-мөрәҗәгать юллады. Музейны куып тарату эше тукталмаса, халыкара оешмаларга, шул исәптән ЮНЕСКОның музейлар эше буенча комитетына, абруйлы шәхесләргә, Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровскийга мөрәҗәгать итү, халыкара мәхкәмәгә бирү юлы гына калачак, дип кисәтә ТИҮ әгъзалары.

Милли активистлар хатта "Казан" милли-мәдәни үзәге һәм анда урнашкан Милли мәдәният музееның татар халкы өчен чиксез зур әҺәмияткә ия икәнен, бу ике мәдәни учакның язмышы татар җәмәгатьчелеген тирән борчуга салуын искәртә. Үз мөрәҗәгатьләрен ТИҮ әгъзалары Татарстан галимнәре, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре, бөтен татар халкы исеменнән язганнар.

"Казан" үзәген һәм музейны хат авторлары "феномен" дип атый. Алар музейның узган гасырның 90-нчы елларында милли күтәрелеш вакытында булдырылуын, кыска вакыт эчендә "татар халкының көчле зыялылыгы потенциалы нигезендә музейга милләтнең бай мирасы туплануын" искә төшерә.

Бу ике үзәк ничә еллар ябылу куркыныч астында яшәп килде. Хәзер инде Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсенең телдән генә биргән күрсәтмәләре нигезендә музей экспонатлары төрле биналарга күчерергә кушылган. Моңа шәһәр хакимиятенең бернинди рәсми күрсәтмәсе дә булмавы билгеле", дип яза милли активистлар.

Милли мәдәният музее – "Казан" мәдәни үзәге кысаларында халыкара әһәмияткә ия булган дөньяда бердәнбер татар милли мәдәнияте музее ул, дип аерым искәртеп уза ТИҮ вәкилләре. Музейда дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәүһәрләр тупланганын, экпонатлар санының 50 меңгә җитүен, ЮНЕСКО музейлар комитеты башлыгы Ин Джонсның бу музейны "Көнчыгыш Европаның иң яхшы музейлары рәтенә керә" дип, югары бәяләвен дә искәртә хат авторлары.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре бу музей урынына Татарстан милли китапханәсен урнаштыруны “өстенлекләр алмашу вазгыяте" дип атый, бу адымны "вандализм дәрәҗәсендәге надан караш, татар халкы күп гасырлар саклап килгән идеалына хыянәт" дип бәяли.

Музейның юк ителүе Татарстанның дөнья һәм Русия күләмендә дәрәҗәсен югалтуга китерәчәк, Конституцияне санламыйча дәүләт татар телен тыю вазгыятеннән соң икенче – канунсыз агрессив чара буларак, сәяси скандал сәбәбе булуы ихтимал", дип саный ТИҮ вәкилләре.

Хат авторлары Татарстан җәмәгатьчелеге һәм дөнья татар диаспорасы вәкилләре исеменнән сүз алып барып, Рөстәм Миңнехановтан килеп туган бу хәлне үз карамагына алуын, акыл белән чишелешен табуын сорыйлар. Мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, ЮНЕСКО кебек халыкара оешмаларга, Михаил Пиотровский кебек танылган шәхесләргә мөрәҗәгать итәчәкбез, халыкара мәхкәмәгә бирәчәкбез, дип кисәтәләр.

Шулай ук алар президенттан ашыгыч рәвештә түгәрәк өстәл җыюны, киң
җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу рәвешендә, журналистлар катнашында фикер алышуны оештыруны сорыйлар.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атады. Зыялылар Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисеРазил Вәлиевкә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать тә юллаган иде. Бу уңайдан активистлар пикетлар да оештырды.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG