Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы Ашык Умер укулары элекке дәрәҗәсен югалтты


Кырым ансамбленең саз төркеме башкаруында Реяна Кадырова җырлый
Кырым ансамбленең саз төркеме башкаруында Реяна Кадырова җырлый

15 август Кизләүдә чираттагы Ашык Умер (Гашыйк Гомәр) шигърият укулары үтте. Украина чорында халыкара дәрәҗәдә узган бу бәйрәм 2014 ел аннексиясеннән соң элекке дәрәҗәсен югалтты.

Бу юлы "Гезлев капусы" (Кизләү капкасы) фестивале кысаларында уналтынчы тапкыр үткәрелгән бу шигърият бәйрәмендә Кырымда яшәүче төрки телле шагырьйләр, язучылар, кырымтатар ансамбльләре генә катнашты. Ашык Умер иҗатын пропагандалаган кырымтатар матбугат чаралары, активистларны бүләкләү белән бергә аның шигырьләрен уку чиратлашып барды.

Кичкә таба бәйрәм чарасы Ашык Умерга багышланган "Хайтарма", "Кырым" дәүләт ансамбльләре, сазда уйнаучы һәм җырлаучылар чыгышлары тамашачыларны Ашык Умер яшәгән 17-18 гасырга илтте дияргә мөмкин.

Сазда уйнаучылар Реяна Кадырова, Ресуль Халилов (Ашык Ресуль) үзләренең композицияләрен тәкъдим итте. Төнгә хәтле барган концертны тамашычылар ахырына хәтле тыңлап утырдылар.

"Украина чорында Ашык Умер укуларына Төркиянең Силифке, Германиянең Людвигсбург шәһәрләренең килгән вәкилләр Ашык Умер укуларында да, "Гезлев капусы" кырымтатар-төрки фестивалендә дә катнаша иде. Төркиядән сазда уйнаучылар да төркем-төркем килә башалаган иде. 2014 елдан башлап инде андый нәрсә юк", диде Ашык Умер укуларын оештыручыларның берсе, Кизләүдә яшәүче Мидат Аблялимов.

17 август кичендә Кизләүнең шәһәр майданында узачак "Гезлев капусы" фестивалендә 16-17 август конкурстан узган үзешчән артистлар катнашачак. Фестивальдә катнашучылар өч төркемгә бүленгән: 7-14, 15-22 һәм 23 яшьтән өлкәннәр.

2014 елдан соң бу фестивальдә катнашучыларның күбесе Русия регионнарыннан килә башлады. Аларның юл, аш-су, урнаштыру чыгымнарын шәһәр хакимияте каплый, ә менә, Кырымнан катнашкан үзешчән кырымтатар балалар төркемнәренә, җырчыларга ни өчендер андый мөмкинлекләр каралмаган. Хәттә фестивальгә килү-китү дә, аш-су да аларның үз хисабына икән, ләкин татар-төрки фестивале дип язган җирле Кырым матбугаты мондый нечкәлекләр хакында ләм-мим.

Кизләүдә кырымтатар шагыйре Ашык Умер (1621-1707) (Гашыйк Гомәр) һәйкәле
Кизләүдә кырымтатар шагыйре Ашык Умер (1621-1707) (Гашыйк Гомәр) һәйкәле

Кизләүдә туган Ашык Умер (1621-1707) үзе язган шигырьләренә көйләр иҗат итеп аларны сазда уйнап Кырым, Дагыстан, Төркиягә, Якын Көнчыгышка сәфәрләр кыла, аның иҗатын бу җирләрдә үз итеп кабул итәләр. Төркиядә аны хәттә төрек шагыйре дип таный башлыйлар.

Аның шигъри күлъязмалары Истанбулда (1242 шигырь), Коньяда (1500 шигырь), Лондондагы Британия музеенда (106 шигырь) саклана.

XS
SM
MD
LG