17 август көнне Гомумрусия протест акциясе кысаларында Коммунистлар фиркасе Казанның Кәрим Тинчурин бакчасында "гадел һәм чиста сайлаулар өчен" дигән митинг уздырды. "Idel.Реалии" язуынча, чарада 50-60лап кеше катнашкан.
КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов митингка кеше аз килүгә аптырамады, ул моны халыкның бакчаларына, авылларына китүе белән аңлатты.
Миргалимов сүзләренчә, КПРФ һәрвакыт гадел һәм чиста сайлаулар уздыру яклы булган.
"Геннадий Зюганов тарафыннан әйтелгәнчә, безгә контрольны бөтен яклап булдырырга кирәк. Безнең тавышларны урлыйлар, сайлау кампанияләрендә хәрәмләшәләр, ә без сайлауда контроль булдыруны таләп итәргә тиеш", диде ул.
КПРФның Татарстандагы сайлау штабы башлыгы Артем Прокофьев шулай ук митингка аз кеше килүне шәрехләп узды. "Гадел сайлаулар темасы митингына халыкның аз җыелуын белдем, чөнки пропаганда кешеләр башына кертеп утырткан төрле көчле мифлар бар", диде ул.
Прокофьев сүзләренчә, гадел сайлаулар ул хакимиятнең җаваплылыгы.
"Әгәр сайлаулар гадел узса хакимият тә халык алдында җаваплы булачак, әгәр гадел булмаса бернинди җаваплылык сизмәсләр", диде ул.
Аның әйтүенчә, халык парламентта Кремль курчаклары түгел, ә аларның вәкилләре утырырга тиешлеген аңларга зарур.
"Халык аларның мәнфәгатьләрен кем яклаячагын хәл итәргә һәм киләчәктә алар тиешлечә эшләмәсә алардан таләп итәргә тиеш. 8 сентябрь көнне килеп сайлап китү генә әз, шулай ук сайлау бүлгеләрендә күзәтү дә алып барырга кирәк. Әгәр без хәзер кул селтәсәк, ниндидер апайлар нәтиҗәләрне хакимият теләгәнчә санап куярга мөмкиннәр. Без игътибарлы булып, сайлау кәгазьләрен ташлауга юл куймаска тиеш. Ул вакытта без нде бөтенләй башка парламентка тап булачакбыз", диде Прокофьев.
Митинг резолюциясендә әйтелгәнчә, соңгы елларда Русиядә сайлау системасына ышаныч югалган.
"Бердәм Русия" фиркасе җиңелүдән куркып, һәрвакыт уен кагыйдәләрен үзгәртә. Алар хәрәмләшүләр белән көрәшми, ә яңа канунсыз схемалар булдыруга шартлар тудыра", ди коммунистлар.
Татарстан парламентына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.