Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТИҮ Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабын экстремистик дип тану эшен туктатырга чакыра


Вахит Имамов
Вахит Имамов

Мәхкәмә 26 август көнне ябык ишекләр артында узачак.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабын экстремистик дип тану эшен туктатуны таләп итеп мөрәҗәгать таратты. Үзәк фикеренчә, XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы "киңкүләм әлеге китап"ны мәхкәмә тарту "татар халкы һәм Татарстан өчен хурлыклы эш".

"Китап 12 телгә тәрҗемә ителеп төрле илләрдә чыккан. 1993нче елда чыккан тарихи китапта нинди экстремизм табарга була? Әйе, урта гасырларда барысы да барысы белән дә сугышкан, шул исәптән хәзерге урыс белән татарларның да ата-бабалары. Хәзер бу хакта язарга да ярамый мени инде? Яулап алуны "яулап алу", игоны - "иго" дип тә язу тыеламы?", диелә мөрәҗәгатьтә.

БТИҮ язуынча, мәхкәмә аларның фикерләренә игътибар да итеп тормас, әмма бу аларныкы гына түгел, ә бөтен европалылар фикере, чөнки Татарстан бер яктан үзен европалашкан дәүләт итеп күрсәтеп төрле халыкара чаралар уздыра, шул ук вакытта республика башкаласында кеше хокукларын тупас бозып тарих китабын хурлыклы рәвештә хөкемгә тарта. Мөрәҗәгатьтә "Кеше хокуклары һәм төп ирекләре турында Европа Конвенциясенең унынчы маддәсе дә китерелә.

"Ни өчен әлеге хурлыклы хөкемне оештыручы татар халкы юк дип саный? Ни өчен татар тарихы турында китапны тыярга һәм татарларның милли хисләрен игътибарга алмаска була? Без татарлар латышлар, беларуслар, таҗиклар, әрмәннәр, украиннар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар кебек үк 1991 елда дәүләтчелек алып үз хак тарихыбызны өйрәнергә барлык хокукы булган халык", диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге документны язучылар Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан татар тарихы китабын мәхкәмәгә тартуны туктатуны сорый, чөнки әлеге эш Татарстанны бөтен дөнья алдында уртак гасыр карагруһчылыгы терәге һәм кеше хокукларын тупас бозучы дип күрсәтә.

XS
SM
MD
LG