Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия белгечләре Русиянең Донбасстагы сугышта катнашуын дәлилләгән


Иловайски янында сугыш (архив фотосы)
Иловайски янында сугыш (архив фотосы)

Британиянең тикшерү төркеме иярченнән алынган фотолар һәм интернеттагы төрле видеоязмаларны анализлап, Украинаның Иловайски шәһәре янындагы бәрелешләрдә Русиянең катнашуын дәлилләгән. Ул вакытта Украина ягыннан 366 хәрби һәлак булган иде.

Британиянең Forensic Architecture тикшерү төркеме Русия хәрбиләренең 2014 елда Украинаның Иловайски шәһәре янындагы бәрелешләрдә катнашуы турында дәлилләр җыйган.

The Guardian язуынча, дәлил буларак иярченнәрдән алынган фотолар китерелә. Анда Украина җирлегендә Русия автоколонналары һәм Т-72Б3 танклары күренә. Әлеге танкларны ул вакытта Русия гаскәре генә кулланган диелә.

Моннан тыш, ачык чыганаклардагы, аерым алганда, Youtube-тагы видеязмалар тикшерелгән. Җәмгысе 2500 сәгать видео анализланган, бу эшне ямалма интеллект башкарган.

Forensic Architecture тикшерүне Европаның кеше хокукларын яклау үзәге соравы белән ясаган. Җыелган дәлилләрне Украина хәрбиләренең Русиягә каршы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә биргән шикаятьләрендә кулланырга ниятлиләр.

2014 елның август уртасында күпчелеге ихтыярилардан торган украин гаскәре Донецки өлкәсендәге Иловайски шәһәрен Русия тарафлы фетнәчеләр кулыннан кире тартып ала. Әмма 24 августта алар камауда кала һәм зур югалтуларга дучар була. Рәсми мәгълүматларга караганда, бәрелештә 366 украин хәрбие һәм ихтыяри һәлак була. Киев бу хәл Русия гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә булды дип белдерә. Мәскәү Украинаның көнчыгышындагы сугышларда катышуын кире кага.

XS
SM
MD
LG