Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурланыш дәрәҗәсен тикшерүче ике станция Северодвинскидагы шартлаудан соң эшләми башлаган


Северодвински
Северодвински

Атом сынауларына бәйле үзгәрешләрне тикшереп торучы ике станция Северодвински янындагы хәрби полигонда булган шартлаудан соң ике көн узгач мәгълүматларны тапшырмый башлаган.

Русиянең Дубна һәм Киров шәһәрләрендә урнашкан бу станцияләрнең мәгълүмат бирмәве хакында Атом сынауларын тыю килешүе оешмасы секретаре Лассина Зербо хәбәр итә. Станцияләрнең ни сәбәпле эшләми башлавы турында ул берни дә әйтми.

The Wall Street Journal язуынча, станцияләр халыкара челтәрнең бер өлеше булып тора. Әлеге челтәргә йөзләгән станция керә, алар атом сынаулары белән бәйле сейсмик хәрәкәтләрне, тавыш тирбәнешләрен һәм башка үзгәрешләрне күзәтә.

Архангел өлкәсендәге хәрби полигонда янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүмаларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Северодвински шәһәре хакимияте нурланыш фонының кыска вакытка артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәге әлеге шартлау көнендә анда нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган.

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынавының уңышсыз узуын белдерде.

Русия хакимиятләре шартлау нәтиҗәсендә биш кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG