Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Нетаньяһуга Израилнең Кырымга бәйле карашы өчен рәхмәт белдерде


Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу һәм Украина президенты Владимир Зеленский
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу һәм Украина президенты Владимир Зеленский

Украина президенты Владимир Зеленский Израил премьер-минстры Биньямин Нетаньяһуга Русиянең Кырым аннексиясен танымавы өчен рәхмәтен белдерде.

Бу хакта Владимир Зеленский Киевта 19 августта уздырылган уртак брифингта әйтте.

"Украинаның бербөтенлегенә теләктәшлек күрсәткәнегез өчен, Украинаның көнчыгышындагы сугышка һәм Кырым аннексиясенә карата тотрыклы карашлары өчен беректәшләргә рәхмәт", диде Зеленский.

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу 18 августта ике көнлек эш сәфәре белән Киевка килде. Бу Израил хөкүмәте башлыгының соңгы 20 елда Украинага беренче сәфәре.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елда Украина кануннарын бозып, Кырымга Русия гаскәрләрен кертеп уздырылган, әмма халыкара җәмәгатьчелек танымаган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләнде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымның Русиягә кушылуын танымый, ярымутрауны Украина җире дип саный.

XS
SM
MD
LG