Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: ГЛОНАСС иярченнәре искерү сәбәпле, хәрбиләр зыян күрергә мөмкин


ГЛОНАСС иярченнәренең 13-е гарантия мөддәтеннән артыграк эшли. Бу, беренче чиратта, Русия хәрбиләренә зыян китерерә ала. Көнбатыш чикләүләре сәбәпле, яңа иярченнәр җитештерү туктатылып торырга мөмкин.

ГЛОНАСС Русия навигация системы иярченнәренең яртысынннан күбесендә җитештерүче гарантияләренең мөддәте тәмамланган. РИА Новости хәбәр итүенчә, 23 иярченнең 13-е гарантияләнгән вакыттан артыграк эшли. Алар 2007-2011 елларда җибәрелгән. Иң искеләренең гарантия мөддәте биш ел элек үк тәмамланган. Элегрәк хәбәр ителүенчә, Көнбатыш чикләүләре ГЛОНАСС өчен дә проблемнар тудырган.

Әгәр искергән галәм җиһазлары эштән чыга башласа, беренчеләрдән булып Русия хәрбиләре зыян күрәчәк. Бу хакта "Коммерсантъ"ка Галәм сәясәте институты җитәкчесе Иван Моисеев белдергән. Аның сүзләернчә, системның төп кулланучысы - Русия хәрбиләре.

ГЛОНАССта иярченнең берсе бөтенләй эштән чыга башлагач кына аларны алыштырачаклары турында белдерәләр.

Элегрәк Русия ГЛОНАССның яңа буын иярченнәнәрен җитештерүне туктатып торачак дип хәбәр ителде. Бу Көнбатыш чикләүләренә бәйле. Әлегә ГЛОНАСС-М иярчененең соңгы тапкыр галәмгә җибәрелүе 2020 елга, ГЛОНАСС-К иярченен очыру 2023 елга планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG