Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Зыя Камали йортын мәдәни мирас чалымнары булган объект дип таныдылар


Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше
Зыя Камали йортының Мәҗит Гафури яшәгән өлеше

"Шушы көннән башлап бу йортны сүтәргә ярамый", дип аңлатты Азатлыкка йортны саклап калу өчен тырышып йөргән Эльза Мәүлимшина.

Башкортстан Мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Уфа шәһәрендә урнашкан Зыя Камали утарын Мәдәни мирас чалымнары булган объектлар исемлегенә кертте. Бу турыдагы хатка идарә башлыгы Илһам Фәтхуллин кул куйган. Хатны "Архзащита" оешмасы активисты Эльза Мәүлимшинага юллаганнар.

Моңа кадәр Эльза берничә ел дәвамында Зыя Камали йортын саклап калу өчен тырышып йөрде, әлеге тарихи бинаны мәдәни мирас объекты дип тануны сорап, идарәгә гариза да язган иде.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

XS
SM
MD
LG