АКШның Русиядәге яңа илчесе итеп әлеге вакытта Кушма Штатларның дәүләт секретары урынбасары булып эшләүче Джон Салливан билгеләнергә мөмкин. АКШ президенты Дональд Трамп Мәскәүдәге илче турындагы сорауга җавап биреп, бу урынга Салливанны "билгеләргә мөмкинмен" дип белдергән. Ул Салливан дәүләт секретаре Майк Помпеоның "зур хөрмәтенә ия" диде. Бу хакта сишәмбе New York Times та язды.
Кушма Штатларның Русиядәге әлеге илчесе Джон Һантсман октябрьдә вазифасыннан китәчәк. Бу хакта берничә атна элек билгеле булды. Медиада әлеге урынга берничә намзәтне атадылар. Аерым алганда, алар арасында АКШның Төньяк Корея махсус вәкиле Стивен Биган исеме дә бар иде. Әмма чәршәмбе Биган Русиядә илче булмаячагы, Төньяк Кореяны атом коралыннан арындыру эшендә тәрәккыять өчен көч куячагы турында белдерде.
Салливан дипломатия өлкәсендә эшләмәгән. Моңа кадәр ул АКШ дәүләт оешмаларында төрле вазифаларда, шул исәптән кече Джордж Буш президент булган чорда аның идарәсендә эшләгән. Дәүләт секретаре урынбасары вазифасында 2017 елдан бирле.