Accessibility links

Башкортстан Корылтае депутаты Северодвинскидагы шартлаудан соң республикада нурланышны тикшерүне сорый


Депутат Дмитрий Чувилин Архангел өлкәсендә хәрби полигонда булган казадан соң Башкортстан халкы да борчыла дип, тиешле оешмалардан республикада нурланыш дәрәҗәсен үлчәп, нәтиҗәләрен күрсәтүне сорый.

Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Дмитрий Чувилин Северодвински янында хәрби полигонда булган шартлаудан соң Башкортстанда нурланыш дәрәҗәсен тикшеренү сорый. Ул республика экология министры вазифаларын башкаручы Урал Искәндәров һәм Русиянең табигать өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ольга Янчукка бу уңайдан депутат мөрәҗәгате җибәргән. Ул вазгыятьне тикшерүне һәм нәтиҗәләрен халыкка чыгаруны сорый.

"Матбугат чараларында Северодвинскидагы каза темасы әлегә кадәр тынмый, каза нәтиҗәләрен бетерү ни дәрәҗәдә, нурланыш булганмы - билгесез. Республика җирлегендә нурланыш дәрәҗәсен үлчәүне сорап тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә карар ителде, Башкортстан халкының куркулары нигезлеме, күрербез", дип язды Чувилин социаль челтәрләрдә. Ул хатларның күчермәләрен интернетта да урнаштырган.

Архангел өлкәсендәге хәрби полигонда янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүматларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Северодвински шәһәре хакимияте нурланыш фонының кыска вакытка артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәге әлеге шартлау көнендә анда нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган.

Шартлаудан соң Атом сынауларына бәйле үзгәрешләрне тикшереп торучы дүрт станциянең мәгълүматларны тапшырмый башлавы әйтелде. The Wall Street Journal сораштырган экспертлар станцияләрнең сүндерелүе Русия хакимиятенең шартлау сәбәпләре турындагы мәгълүматны яшерергә теләве белән бәйле булырга мөмкинлеген әйтте.

22 августта "Медуза" Северодвинскидагы шартлаудан зыян күрүчеләрне дәвалаучы табибларның хәле турында язып чыкты. Бер табибның организмында радиоактив цезий-137 матдәсе табылган. Ләкин ул шартлау белән бәйле түгел, ә Таиландта ял иткәннән соң барлыкка килгән дигәннәр. "Кайда Таиланд - шунда Япония. Син анда "фукусима краблары" ашагансын", дигәннәр Мәскәүдә Бурязнов исемендәге федераль медицина үзәгендә.

Икенче бер табибның сүзләренә караганда, авыруларга алар респираторларсыз һәм махсус киемнәрсез ярдәм күрсәткән, зыян күрүчеләр куркыныч түгел дип әйтелгән. Бераздан хастаханәгә нурланыш дәрәҗәсен үлчәүчеләр килгән һәм "куркуларыннан операция бүлмәсеннән йөгереп чыгып киткән". Соңрак алар бета-нурланыш дәрәҗәсе югары булуы турында әйткәннәр. Ул вакытта хастаханәдә башка авырулар, шул исәптән үсмерләр һәм йөкле хатын-кызлар булган.

Архангел өлкә хастаханәсе табибы хәрбиләрнең бөтен документларны алып китүләре, 57 хезмәткәрдән 21-енең тикшерү нәтиҗәләре һаман билгеле булмавы турында сөйләгән.

XS
SM
MD
LG