Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә нурланыш дәрәҗәсен тикшерүче тагын ике станция эшләми башлаган


Северодвински
Северодвински

Атом сынауларына бәйле үзгәрешләрне тикшереп торучы тагын ике станция Северодвински янындагы хәрби полигонда булган шартлаудан соң мәгълүматларны тапшырмый башлаган. Моңа кадәр ике станция эшләми башлавы турында хәбәр ителгән иде.

Бу юлы сүз Чукотка һәм Алтайдагы станцияләр турында бара. Алардан мәгълүмат 13 августтан бирле килми дип The Wall Street Journal басмасына Атом сынауларын тыю килешүе оешмасы секретаре Лассина Зербо белдергән.

Элегрәк Дубна һәм Кировтагы станцияләр эшләми башлавы хәбәр ителгән иде. Русия түрәләре моны элемтә проблемнары килеп чыгу белән аңлата.

Басма сораштырган белгечләр күзәтү станцияләрен шартлау сәбәпләрен яшерү өчен сүндереп торырга мөмкиннәр дип фаразлый. Мәгълүматның кайчан тапшырыла башлаячагы билгеле түгел.

Бу күзәтү станцияләре халыкара челтәрнең бер өлеше булып тора. Әлеге челтәргә йөзләгән станция керә, алар атом сынаулары белән бәйле сейсмик хәрәкәтләрне, тавыш тирбәнешләрен һәм башка үзгәрешләрне күзәтә.

Архангел өлкәсендәге хәрби полигонда янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүматларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Северодвински шәһәре хакимияте нурланыш фонының кыска вакытка артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәге әлеге шартлау көнендә анда нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган.

19 августта Франция президенты Эммануэль Макрон белән очрашуда президент Владимир Путин Севердовински янындагы хәрби полигонда шартлаудан соң бернигә дә куркыныч янамый дип белдерде. Нурланыш дәрәҗәсе дә артмады диде Русия президенты.

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынавының уңышсыз узуын белдерде.

Русия хакимиятләре шартлау нәтиҗәсендә биш кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG