Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безгә нинди депутат кирәк?


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы (архив фотосы)

Тиздән Татарстан Дәүләт шурасына сайланачак депутатлардан ни көтүе турында Чирмешән районында яшәүче Фирдәвес Галиева язмасын тәкъдим итәбез.

Татарстанда 8 сентябрьдә Дәүләт шурасына сайлау узачак. Республикада сәясәт, икътисад, социаль өлкәдәге хәлләр өлешчә шушы кешеләр чыгарган яисә хуплаган карарларга да бәйле. Дөрес, аны күбесе фарс итеп кабул итә, кул селти, әмма шулай да без депутатларга таләпләр куя белергә тиеш.

Безнең Чирмешәндә “Күчмә кабул итү пункты” дип язу эленгән машина узган шимбәдә берән-сәрән үтеп киткән кешеләрне 8 сентябрьдә сайлауга килергә кыстап торды. Аны “Бердәм Русия” фиркасеннән Рәис Сөләйманов оештырган дигән фикер калды, чөнки аңа "наказ", тәкъдимнәр җыелды. Сүз уңаеннан, урысча гына агитация алып барылды. Югыйсә, ике дәүләт теле булган Татарстанда яшибез, сайлауга килергә кыстау да, фәлән депутат өчен тавыш бирүгә өндәү дә ике телдә булырга тиеш. Хәер, бу хакта гел искәртеп торырга кирәк.

Теләк, таләп белдерү мөмкинлеге бар икән, мин аннан файдаландым. Әйдә, халык ни турында уйлаганны, депутатлардан нәрсә көткәнен белеп торсыннар дидем. Сүз уңаеннан, мин башка милләттәшләрне дә сайланасы депутатларга үз таләпләрен әйтергә, язарга тәкъдим итәм.

Мин үзем ниләр телим?

Татарстанда татар теле – дәүләт теле, һәр татарның дәүләт хезмәтендәге кешеләр белән үз телендә аралашырга хокукы бар. Татар телен чын дәүләт теле итү өчен көч куярга кирәк. Дәүләт оешмалары, хөкүмәт, шул исәптән парламент утырышларында ике дәүләт телен куллану шартын гамәлгә кертү. Дәүләт оешмаларында татар-рус телен белүчеләр эшләргә тиеш! Мондый таләпне алга сөрү күптән кирәк иде.

Татарстан мәктәпләрендә БДИ, русиякүләм тикшерү эшләрен (ВПР – всеросс.проверочные работы для 4 кл.) урысча да, татарча да узу мөмкинлеген булдырырга. Мин сайларга тиешле депутат моны булдырырга әзерме?

Чирмешән лицееның 4-нче татар сыйныфындагы балалар быел урысча дәреслек белән укыган

Чирмешән лицееның 4-нче татар сыйныфындагы балалар быел урысча дәреслек белән укыган. “Ни өчен?“ дигән сорауга “Тикшерү эшләрен урысча тапшырырга кирәк” дигән җавап булды. Татар сыйныфындагы балалар ел буе урыс телендә укый, чөнки укытучының уңышлы эш күрсәткече, димәк, хезмәт хакы да укучы баланың шушы аттестацияне уңышлы бирүенә бәйле.

Татар баласының ана телендә укырга булган хокукы бозылмаска тиеш ләбаса!

Татарстанда балаларга белем-тәрбия бирү оешмаларында татарча да, урысча да белем-тәрбия бирүче төркемнәр эшләргә тиеш. Татарстан Конституциясендә “ике тел тигезлеге” язылган. Чынбарлыкта төрле сәбәп белән урыс бакчасына китерелгән татар баласы урысча тәрбия ала. Татар теле читкә этәрелә. Бу татар халкы каршындагы тупас хата. Бакчаларны “урыс телендә тәрбия бирүче бакча”, “татар телле бакча” дип бүлеп карау үзен акламый. Татар телен өйрәнергә теләүче урыс телле балалар да шактый очрый, ата-анасы аңлый, моның өчен 20 минутлык татар теле дәресләре генә җитми, иң кулае – татар мохитенә, татар төркеменә эләгү. Һәрбер бакчада татар төркемнәре, урыс төркемнәре булдыру кирәк. Бу – хөкүмәт кайгыртырга тиешле бурыч, ә депутатлар бу мәсьәләне күтәреп аны ахырына җиткерергә тиеш.

Депутатка тагын бер мөһим йөкләмә – татар милли университетын ачу карарын гамәлгә ашыру. Милли университет ачу карары Татарстан хөкүмәте тарафыннан кабул ителсә дә, тормышка ашырылмаган килеш ята. Ә бит кайбер ата-аналарның татар теле урынына урыс телен “ана теле” дип таный башлавы татар теленә ихтыяҗ булмауга бәйле. Төп сәбәп бит шунда. Әгәр төрле белгечлеккә укыткан Милли университетыбыз булса, ата-аналар балаларын татарча укырга бирерләр иде...

Русиядә илкүләм проектларга каралган акча төбәкләрдә, халык санына карап, тигез бүленергә тиеш. “Звезда Поволжья” газеты быелның 25-нче санында алдагы өч елда Русия бюджетыннан 12 юнәлеш буенча (мәгариф, сәламәтлек, социаль ярдәм, юллар һәм башкалар) төбәкләр арасында 25,7 трлн сум акча бүленәчәк, шулардан Татарстан өлешенә 34.1 млрд.сум каралган дип язды. Русия Конституциясендә “ватандашлар үзара тигез хокуклы” дип язылганча, әлеге бүленешнең теге йә бу төбәктә яшәгән кешеләр санына туры пропорциональ бүленергә тиешлеге исбатлана. Кешеләрдән салым рәвешендә һәм башка чыганактан җыелган уртак акча ахыр чиктә һәрбер кешенең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстанда яшәүчеләр Русиядә яшәүчеләрнең якынча 3 процентын тәшкил итә, димәк, алдагы 3 елда Татарстанга федераль үзәктән 12 илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 750 млрд. сум акча җибәрелергә тиеш.

Чынбарлыкта тиешнең нибары 4 проценты гына каралган, калган 96 процент кая китә?! Шушы гаделсезлекне юк итү депутатка йөкләнә. Ул мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасында күтәрергә тиеш. Бу Татарстан мәнфәгате генә түгел, Русиядә яшәүче һәрбер ватандашның мәнфәгатен гадел рәвештә яклау дигән сүз. Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатен яклап Русия думасында эшләүче депутатларга да анда ошбу мәсьәләне кузгату хакында хат юлланырга тиеш.

Татарстаннан федераль үзәккә күчерелүче акчалар республика кеременең 50 процентыннан артмасын иде...

Татарстаннан федераль үзәккә күчерелүче акчалар республика кеременең 50 процентыннан артмасын иде... Кешеләр үзе тапкан малын үзе кулланырга хокуклы. Акча мәсьәләсе Татарстанның үзендә кискен тора. Кайсы өлкәне алма, шунда үзгәрешләр таләп ителә: мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, экология проблемнары... Әллә бар җирдә дә юллар тигез дип мактана алабызмы? Юк.

Тагын нәрсә? Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне торгызу мәсьәләсе күтәрелергә тиеш. Без Русия федерациясендә федераль үзәк һәм төбәкләр арасында ике якка файдалы килешүләргә нигезләнгән мөнәсәбәтләрләр таләп итәбез. Бу Русия конституциясендә бар.

Пенсиягә хатын-кыз 55 яшьтә, ир-ат 60 яшьтә чыкса, таман гына буласы

Депутатка тагын бер таләп – пенсиягә хатын-кыз 55 яшендә, ир-ат – 60-та чыгарга тиеш. Татарстанда табигать шартлары Европа илләре белән чагыштыргысыз кырыс, 50 яшьләрдә бик күп кеше инде авыру, талчыккан кешегә әверелә, шуның өчен пенсиягә хатын-кыз 55 яшьтә, ир-ат 60 яшьтә чыкса, таман гына буласы. Ярый, реформа башланды, ә пенсияләр күпмегә генә артты соң? Тормыш кыйммәтләнә бара, пенсионер акчасын кысып тота, кибетләрдә керем азая, тауарын алучы булмагач, җитештерүче бөлә... Шушы сәясәт икътисадка да зыян китерә. Бөлүчеләр күп, кулланучылар, сатып алулар кимегәннән кими бара, җитештерүне арттырырга мөмкинлек кысылганнан кысыла...

Депутат Казанга китте дә югалды булмасын иде

Тагын нинди таләп дигәннән, депутат Казанга китте дә югалды булмасын иде, сайлаучылар белән аралашу урыны булсын, сайтмы ул, социаль челтәрме – белмим, әмма хисап тотсын ул.

Депутат булып сайланган кеше Татарстан, Русия Конституцияләре маддәләрен үтәп, кешеләр өчен тырышырга туры киләчәген, сайлаучылары каршында җавап тотасын яхшы күзалларга тиеш. Татарстанда “электрон идарә” күптәннән гамәлдә, шул кысаларда “сайлаучы-депутат” мөнәсәбәтләрен тиз һәм ачык итеп чагылдыручы сайт әзерләү республикага да, сайлаучыларга да, депутатка да иң кирәкле эшләрнең берсе.

Теге яки бу мөһим карарларга депутат ничек тавыш бирә, шулай ук күренсен

Сайт битендә депутатка йөкләнгән таләпләр сайлаучыга күренергә, аларның үтәлеше турында мәгълүмат куелырга, теге яки бу мәсьәләне көн тәртибенә куюны депутат яклыймы, каршымы – болар сайтта күренсен. Шулай ук аңа яңа йөкләмәләр юллау мөмкинлеге дә бирелергә тиеш, теге яки бу мөһим карарларга депутат ничек тавыш бирә, шулай ук күренсен. Халык фикерен санга сукмыйча утырышларда карар кабул итеп утырганда яисә урынлы йөкләмләрне үтәргә тырышлык куелмаганда сайлаучы депутатка шушы сайтта үз мөнәсәбәтен җиткерә алыр иде, шул исәптән үз депутатын “ышанычсыз” дип игълан итү, аның белән хушлашу мөмкинлеге дә каралырга тиеш.

Мин сайлаган депутатка менә шундый таләпләр. Сез нинди шартлар, йөкләмәләр куясыз?

Фирдәвес Галиева
Чирмешән районы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG