Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте кызлар өчен "Яшь килен", егетләргә "I'MAN" клублары оештыра


Татарстан мөфтияте Галиев мәчетендә яшь кызларга "Яшь килен", ә егетләргә "I'MAN" клублары оештыра, аларда көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, әхалкый сыйфатларны үстерү һәм башка темалар күтәреләчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сентябрьдән яшьләр өчен яңа проектлар башлый.

Элек "Женская гимназия" дип аталган проектка ребрендинг ясалачак. Ул хәзер "Яшь килен" исеме белән эшләячәк дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.

Мөслимәләр өчен җиде атна дәвамында берешәрләп укылган лекцияләр хәзер гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашуларга үзгәрәчәк. Алар тулысы белән шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән карап, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланачак.

Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә алачак. Очрашуларда психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чыгыш ясаячак. Курслар 26 сентябрьдән башланып айның һәр икенче атнасында Галиев мәчетендә булачак. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк диелә.

Мөселман егетләренә аерым клуб оештырылган. Ул - "I'MAN" проекты. Анда катнашучыларны туплау башланган. Беренче очрашу 11 сентябрьдә булачак. "Әлеге проектта ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер, 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала. Аларны атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа гыйлемнәр көтә диелә.

Бу очрашулар да Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан бушану ысуллары турында сөйләнәчәк, диләр оештыручылар.

XS
SM
MD
LG