Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урамда йөрүчеләрне гәүдәсеннән тану технологиясен сынамакчылар


Русиянең Ntechlab ширкәте кешене гәүдәсеннән тану технологиясен уйлап тапкан. Ул кешеләрнең шәһәрдә йөрүен күзәтә ала. Технология якын ике айда әзер булачак, аннары аны Мәскәү, Татарстан һәм тагын берничә төбәктә сыный башлаячаклар.

"Кешенең силуэты йөзе кебек үк уникаль. Әлеге технология силуэтны танып кына калмый, ә бөтен шәһәр камералары аша аның хәрәкәт итүен күзәтә ала. Мәсәлән, шәһәр үзәгендә велосипед урладылар ди. Камера ерак, урлаучының йөзен танып булмый, әмма гәүдәсе күренә. Без бу кешенең кая киткәнен күзәтә, аның маршрутын төзи алабыз һәм йөз таный алучы камера янына барып җиткәнче карап тора алабыз", дип сөйләгән ТАССка Ntechlab җитәкчесе Александр Минин.

NtechLab – Русиянең стартап ширкәте, ул йөз танучы алгоритмнар өчен үз-үзен өйрәтүче нейрон челтәрләр өлкәсендәге алдынгы методларны куллана.

Узган яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәттә кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы кертелү турында игълан ителде. Эзләүдә булган ике кеше әлеге технология ярдәмендә берничә атна эчендә табылды дип белдерелде. Әлеге технология дә NtechLab-та җитешетерелгән.

Былтыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда "акыллы полиция" системы белән танышып кайткан иде. Аерым алганда Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системнар, күпьяклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган тупланма күрсәтелгән. Бу база ярдәмендә камераларга эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.

Соңгы елларда Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG