Чечняда 23 августта Европада иң зур саналган мәчет ачылышы булды. Ул "Мөселманнар шәһәре" дип атала. Бу хакта "Грозный-информ" хәбәр итә.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров мәчетнең Мөхәммәд дип аталачагын белдергән. Моңа кадәр кайбер матбугат чаралары мәчеткә Рамзан Кадыров исеме биреләчәк дип хәбәр иткән иде.
Мәчет ачылышы Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның әтисе, 2003 елның көзендә Мәскәүдән Чечня президенты итеп куелган, 2004 елның язында шартлатып үтерелгән Әхмәт Кадыровның туган көненә туры китерелде. Мәчеткә 30 мең кеше сыя.
Мәчет Грециянең Тасос утравыннан китерелгән кыйммәтле ак мәрмәрдән ясалган, материал эзләү өчен генә дә ике ел киткән. Бина эчендә сигез метрлы люстра эленгән, ул затлы Swarovski кристаллары белән бизәлгән.
Ачылыш тантанасына Чечняга 40-тан артык илдән кунаклар һәм 11 дәүләттән хөкүмәт вәкилләре килгән.
"Спутник Узбекистана" басмасы белдерүенчә, мәчет проектының авторы - үзбәк архитекторы Абдукахар Турдиев.
Мәчет төзелеше 2012 елда башланган булган.