Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә чиркәс активисты Мартин Кочесоковны өй сагыннан азат итте


Активистны хөкем итүче мәхкәмәгәтуганнары һәм дуслары килгән
Активистны хөкем итүче мәхкәмәгәтуганнары һәм дуслары килгән

Кабарда-Балкар республикасы югары мәхкәмәсе җирле активист, "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мартин Кочесоковны йорт сагыннан азат итте. Элегрәк ул наркотиклар саклауда гаепләнг иде.

"Жьэгу" оешмасы вәкиле Ольга Эфендиева "Кавказ.Реалии" басмасына хәбәр иткәнчә, Кочесоковтан кая да булса бару чикләүләре алынган.

Адвокат Тимур Хутов "МБХ Медиа"га белдергәнчә, активист эше нигезендә тикшерү эшләре дәвам итмәячәк. "Мөгаен, дүшәмбе көнне аңа читкә чыгуны чикләү турында карар чыгарылачак", диде ул.

Июнь азагында мәхкәмә марихуана саклауда гаепләнеп тоткарланган Мартин Кочесоковны йорт сагына күчергән иде.

Мартин Кочесоковның дуслары һәм хезмәттәшләре активистны эзәрлекләү аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Кочесоковны тоткарлаганнан соң Нальчикта, Мәскәүдә, Махачкалада һәм Прагада аны яклап пикетлар узды. Кабарда-Балкарның элекке башлыгы, сенатор Арсен Каноков тикшерү вакытына Кочесоковны иреккә җибәрергә яки йорт сагына чыгарырга чакырды.

Азатлык элек язганча, Русия халыкларының Демократик конгрессы Кабарда-Балкар республикасында федерализм мәсьәләсендә түгәрәк өстәл оештырган Мартин Кочесоковка басым ясалганы турында белдерде. 16 май көнне ул федерализм мәсьәләсенә багышланган конференция үткәргәннән соң, аның өенә район администрациясе вәкилләре килгән. Кочесоковны ниндидер "дәүләткә каршы эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Социаль челтәрләрдә дә Кочесоковка карата яла ягу күренешләре булган.

Бер төркем активистлар Кабарда-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коковка җибәргән мөрәҗәгатендә фән эшлеклеләренә һәм иҗтимагый активистларга яла ягудан һәм басым ясаудан яклауны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG