Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиягә Скрипальләрне агулау белән бәйле чикләүләренең икенче өлеше гамәлгә кеде


26 августтан АКШның Русиягә каршы "Скрипальләр эше" белән бәйле чикләүләренең икенче өлеше үз көченә керде.

Яңа чикләүләргә ярашлы, АКШ банклары рубльдә булмаган суверен бурычны беренчел сатуда катнаша алмый һәм Русия хөкүмәтенә рубльдә булмаган кредитлар бирә алмый. Шулай ук АКШ Халыкара валюта фонды һәм Дөнья банкына Русиягә финанс ярдәм бирүгә киртә куячак.

Бу хакта АКШ федераль хөкүмәтенең рәсми журналында хәбәр ителә.

Чикләү чаралары кимендә 12 ай гамәлдә булачак. РБК искәртүенчә, алар символик булачак.

Былтыр август ахырында АКШ Русиянең элекке күзләү агенты Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы чикләүләрнең беренче өлешен кертте. Чикләүләргә ярашлы, Русиягә ашыгыч һуманитар ярдәмнән тыш башка төрле ярдәм туктатыла. Азык-төлек, авыл хуҗалыгы тауарлары кертү, кредит һәм кредит гарантияләре бирү тыела.

Моннан тыш, корал һәм саклану өлкәсе тауарлары сатуны да туктату күз уңында тотыла. Шул ук вакыта, "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрен" истә тотып, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек чикләнмәячәк.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында берничә ай эчендә гарантияләр бирмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк диелгән иде. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотылуы турында белдерелде.

Әмма өч ай эчендә чикләүләр кертелмәде, моның өчен АКШ президенты Дональд Трампны сәяси оппонетлары тәнкыйтьләп чыкты.

фикерләр

XS
SM
MD
LG