Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Белем бәйрәмендә хәмер сату тыелачак


Башкортстанда беренче тапкыр Белем көнендә исерткеч эчемлекләр сату тыела. Шул ук вакытта август ахырына Уфада "Башспирт" хәмер җитештерү ширкәтенең ребрендингына багышланган зур бәйрәм чаралары оештырыла.

Быел 1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килә, шуңа күрә уку елы башы дүшәмбе - 2 сентябрьга күчерелә.

"Бу көнне бөтен республикада исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра сату тыела. Беренче хәмерсез сабантуйлар һәм Яшьләр көне халыкның чикләүләр кертүне аңлап кабул итүен күрсәтте. Бу чара җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итә. Яшьләр арасында да хәмер куллануның кимүен көтәбез", дигән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев. Аның сүзләрен "Башинформ" китерә.

Быел майда республика депутатлары хәмер сатуны чикләү белән бәйле канун кабул итте. Яшьләр көнендә (27 июнь), Белем көнендә (1 сентябрь, әгәр ул якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрьдә) һәм авыл-шәһәрләрдә сабантуйлар уздырылган көннәрдә исерткеч эчемлекләр сату тыелды.

Шул ук вакытта 29 августта Уфада "Башспирт" хәмер җитештерү ширкәте ярдәмендә "Тантана" дип аталган зур бәйрәм оештырыла. Анда танылган җырчылар чакырулы, ТНТ каналыннан "Танцы" проектында җиңүчеләрнең мастер-класслары, бәйрәмнәр, мәҗлесләр уздыручы оешмалар фестивале булачак диелә.

Күптән түгел "Башспирт" ребрендинг ясавы турында хәбәр итте. Хәзер ширкәтнең кибетләре "Тантана" исеме астында эшли. Әлеге бәйрәм дә шушы вакыйганы халыкка таныту максатыннан оештырыла.

XS
SM
MD
LG