Accessibility links

Татарстан депутатлары Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн булдыру тәкъдименә каршы чыкты


Калугада һәйкәл
Калугада һәйкәл

Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары Русия Думасында 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн дип билгеләү турындагы канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Татарстан Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетыны берлектә уздырылган утырышында "Угра елгасы янындагы каршылыкта урыс дәүләтенең җиңүен" истәлекле көн буларак билгеләү белән бәйле канун өлгесен карады. Республика депутатлары әлеге канун өлгесенә тискәре бәяләмә бирде, ул Русия думасына җибәреләчәк.

Сүз "Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында" канунына үзгәрешләр кертү турында бара. Татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү тәкъдиме белән Калуга губернаторы белән җирле депутатлар чыккан иде. Алар 1480 елның 11 ноябрен Угра елгасы янындагы каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләргә чакырды. Хәзер бу канун проектын Русия думасында карыйлар.

Татарстан фәннәр академиясененың Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарихчылары әлеге дата татар һәм русларны аерачак дип саный. "11 ноябрьне истәлекле дата дип билгеләү тискәре иҗтимагый-сәяси нәтиҗәләргә китерәчәк. Ничек кенә булмасын, Уградагы каршылык руслар һәм татарларның каршы торуы буларак кабул ителә, ә бу ике халык Русиянең дәүләт төзелеше нигезен тәшкил итә", диелә тарихчылар бәяләмәсендә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә элегрәк әлеге канун өлгесе турында "канун өлгесен укып чыгарга, мәгънәсен аңларга кирәк", дип әйткән иде.

Шушы көннәрдә 120дән артык татар яшьләре оешмаларын берләштергән Дөнья татар яшьләре форумы үзенең чираттан тыш корылтаена җыелып, 1480 елдагы "Стояние на Угре" дип аталган тарихи датаны билгеләп үтү турында канун чыгару инициативасы белән катгый килешмәүләрен белдерде. Бу хакта пленар утырыш вакытында әйтелде һәм җыен исеменнән мөрәҗәгать кабул ителде.

"Мондый бәхәсле тарихи даталарны бәйрәм итү милләтләр арасында ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин, халыкларны бер-берсенә каршы куя", диелә форумның рәсми белдерүендә. Бу мөрәҗәгать яшьләр Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына һәм Русия думасына юлланачак.

XS
SM
MD
LG