Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Хәбиров белән очрашуда Башкортстанда демография, эшсезлек, инвестицияләр мәсьәләсен күтәрде


Владимир Путин һәм Радий Хәбиров
Владимир Путин һәм Радий Хәбиров

26 августта Русия президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы вазифаларын башкручы Радий Хәбиров белән очрашты. Очрашуда сүз республикадагы социаль-икътисади хәл турында барды.

Башта Радий Хәбиров Башкортстанның төп күрсәткечләре белән таныштырды. Владимир Путин аңа демография, эшсезлек, инвестицияләр турында сораулар бирде. Хәбиров белән Путинның сөйләшү стенограммасын Кремль сайты чыгарды.

Русия президенты Хәбировтан Башкортстанда балалар үлеме очраклары югарырак булуы белән кызыксынды һәм бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә кушты. Радий Хәбиров мондый проблем бар, эшлибез диде.

Эшсезлек темасына килгәндә, аның дәрәҗәсе республикада кимеп килә, бүгенге көндә ул 4,3 процент диде Башкортстан җитәкчесе.

Инвестицияләр, кече һәм урта бизнес субъектлары саны артуын Путин "бик яхшы" дип телгә алды.

Владимир Путин шулай ук Салават шәһәрендә һавада "нефть исе килә иде" дип искә алды. Бу хакта сүз республиканың тагын өч шәһәренә социаль-икътисади үсеш мәйданнары статусы бирү темасы кысаларында чыкты.

"Исемдә, анда нефть исе килә иде", диде Путин. "Андый нәрсә бар", дип җавап бирде Хәбиров. Путин Салават шәһәренә көрәш белән шөгыльләнгәндә ярышларга баруы турында искә төшерде.

Салават - Башкортстанның иң пычрак һавалы шәһәрләренең берсе. Экология министрлыгы мәгълүматына караганда, 2018 елда һәр кешегә уртача 321 кг зарарлы матдә туры килгән. Бу республикада иң югары күрсәткеч.

Радий Хәбиров былтыр көздән бирле Башкортстан башлыгы вазифаларын башкара. 8 сентябрьдә республикада башлык сайлау уза. Хәбировны "Бердәм Русия" намзәт итеп тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG