Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ук атып башкортның үзаңын үстерәбез"


Ук ату бәйгесе
Ук ату бәйгесе

23-25 августта Башкортстанның Гафури районының Имәндәш авылында "Мәргән укчы" этнофестивале узды. Аның оештыручысы Юлай Галиуллин, милли спорт төрләре Сабантуйлардагы волейбол һәм футбол уеннарын кысрыклап чыгарга тиеш ди.

"Мәргән укчы" этнофестивале быел дүртенче тапкыр уза. 4 ел элек үк ул халыкара этноуеннар дәрәҗәсе белән танылды, биредә катнашыр өчен Русия төбәкләреннән генә түгел, Төркия, Литва, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан кебек дәүләтләрдән вәкилләр килеп катнашты. Быел исә оештыручылар 117 гариза кабул итте, катнашучылар саны 92 кешегә җитте. Араларында ике хатын-кыз да бар иде. Ук атучылар атта чабып та, ерак аралыктан да атып көч сынашты.

Азатлык бу фестивальне уйлап табучы, аңа җан өрүче, Башкортстанның халыклар иҗат үзәге хезмәткәре Юлай Галиуллин белән милли спорт төрләрен ничек популярлаштыру, халыкта кызыксыну уяту турында сөйләште.

Юлай Галиуллин
Юлай Галиуллин

— Юлай, әфәнде, фестиваль тәмам, нәтиҗәләрне дә ясап буладыр. Быелгы чараның үзенчәлеге нинди иде?

— Фестиваль өч көн дәвам итте, беренче көнне ук ату турниры оештырылды, икенче көнебез фестиваль рәвәшендә булды, соңгы көнне Евразия кубогы булды, анда үзара көч сынаштык. Беренче елны да Гафури районында уздырган идек фестивальне, шуннан без Иглинда, Учалыга бардык, әмма иң уңайлысы Гафури районының Имәндәш авылында дигән карарга килдек. Бу авылда Уклыкыя дип аталган тау да бар, безгә нәкъ туры килә бу атама дигән фикергә килдек. Район хакимияте дә зур ярдәм күрсәтте. Киләчәктә шушы урында этношәһәрчек оештырасыбыз килә, бер урынны танытырга кирәк дип саныйм.

Барлык укчылар да милли киемнән булырга тиеш

Фестивальгә яңа кешеләр дә килде, әмма күпчелеге моңа кадәр катнашучылар булды. Бер ошаткач, яраткан урынына кеше сагынып килә бит. Катнашучылар юл чыгымнарын үзләре түли, яшәү-ашау исә оештыручылар тарафыннан каплана. Катнашуның бер мөһим шарты бар, барлык укчылар да милли киемнән булырга тиеш. Ул сәхнә киемнәре түгел, ә көндәлек яки хәрби киемнәр булуы мөһим.

— Эшегезне башлаганда нинди максталар куйган идегез һәм алар үзгәрдеме? Бер уйласаң, мәргән укчыларга ихтыяҗ юк, ул көндәлек тормышта юк.

— Беләсезме, дөнья алга бара, технология үсә, әмма шул ук вакытта зурдап Дөнья күчмә халыклары уеннары уза, Европа чемпионатлары оештырыла, ягъни тарих белән кызыксыну бар. Глобальләшү безгә дә, сан буенча зуррак милләтләргә дә яный, шуңа барысы да милли үзенчәлекләрне саклап калырга тырыша. Халыкның тарихы, мәдәнияте юкка чыкканда кешеләр үз тамырларын эзли, нигезләрен ныгытырга тырыша. Минемчә, бу яңа заман тренды.

Бәйгедә хатын-кызлар да катнаша
Бәйгедә хатын-кызлар да катнаша

Мин 2011 елдан "Төньяк амурлары" исемле хәрби-тарихи клуб әгъзасы. 2013 елда Төркиядә ук ату халыкара бәйгесендә катнашырга чакыру килде. Шунда катнашканнан соң ук ату белән ныклап шөгыльләнә башладым. Шуннан соң күп кенә бәйгеләрдә булдым. Бер вакыт Кытайдагы бәйгегә өч көн юлда барып өч көн кире кайтканда “Нигә әле мин анда йөрим, нигә башкалар безгә килми?” дигән уйга куйдым. Шулай итеп фестивальне үзебездә оешыру өчен егетләрне җыя башладым. Беренче фестиваль халыкара статус алды, чөнки анда Польша, Литва, Төркия, Кытайдан, шулай ук Русиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар килде. Безнең кешеләрдә дә кызыксыну арта.

Ук ату – милли спорт төре. Без моның белән башкортларның милли үзаңын тәрбияләргә тырышабыз

Ук ату – милли спорт төре. Без моның белән башкортларның милли үзаңын тәрбияләргә тырышабыз, тарихка карата да кызыксыну арттырабыз дип саныйбыз. Күчмә халыкларның, урыс Кавказ, Европа кешеләренең мәдәнияте белән танышабыз, үзебезнкен тәкъдим итәбез. Ук ату гына түгел, фестивальдә милли ризыклар белән дә бер-беребезне сыйлыбыз. Казакълар корт, казылык алып килгән булса, без кымыз белән кунак иттек.

— Ук ату бәйгеләрен инде дүрт ел буе оештырып киләсез. Оештыру барышында нинди кыенлыклар булды?

— Башта хакимияткә аңлатуы бик авыр була, нинди ярыш булачагын, аның ничек узуын, кемнәр килүен бик белмиләр. Ярышлар ел саен яңа районда уза бит. Бәйге узганнан соң инде кызыксынып китәләр, киләчәктә болай яки тегеләй уздырыйк дип үзләре тәкъдим итә башлыйлар. Финанс ягын да кайгыртырга кирәк, без быелгы ярышларның мәйданын этно-шәһәрчек итеп бизәдек. Нәтиҗәдә кеше кызыксына, бик күп фотолар төшерделәр, ә бу исә үз чиратында туристларны тарта. Шулай дәвам итсәк, киләчәктә бирегә Башкортстаннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә килүче туристлар булыр

— "Мәргән укчы" бәйгесендә төрле халыклардан мәргән атучылар булса да, башкорт укчысының үзенчәлеге нидә? Башкортларга гына хас булган ук ату ысулы бармы?

— Техника, чыннан да, төрле, шулай да күчмә халыкларның уртаклыгы күп, Литва укчылары, мәсәлән, башка техника куллана. Башкорт мәргәнчелернең тарихы да берәмтекләп җыела. Соңгы башкорт мәргәнчеләр гаскәре Наполеон сугышында катнашкан.

Ук ату бәйгесе
Ук ату бәйгесе

Ул вакытта 28 кантоннан 28 полк оешып Парижга кадәр җитә. Башкорт мәргәнчеләре универсаль булган, алар сугышкан да, шул ук вакытта сунарчылыкка да оста булган. Мәргән укчы гаскәргә тиң дигән әйтем бар. Алар югары бәяләнгән, дәрәҗәле шәхесләр булган.

Башкорт коралларына килгәндә, монголлар җәясе зур булган, кырымтатарларның җәясе аларныкыннан кечерәк. Башкорт җәясе бер метрдан да кыскарак. Башкорт яшәгән урын дала гына түгел бит, тау, урманнар күп, урман эчендә зур җәя куллану авыр. Атта чапканда да атар өчен кыска җәя уңайлы булган. Без шуларны кулланабыз.

— Аларны ясаучы осталар бармы?

— Кызганчка, осталар юк. Җәя, укларны чит төбәкләрдәге осталарга заказ биреп ясыйбыз. Рәсемнәргә нигезләнеп эшлиләр, музейда өлгеләре бар. Кызганычка, мәргәнчеләр юкка чыгу белән җәя, ук ясаучылар да юкка чыккан. Осталар барлыкка килүен бик телим. Корраллар исә кыйммәтле, мәсәлән, җәя 10-15 мең сум, дистәгә якын уклар якынча 3 мең сум тора.

— Мәргән укчыларны милли спорт төре дидегез, ихтыяҗ бар дип әйттегез, ә аны популярлаштыру өчен нишләргә кирәк?

— Бу фестиваль кысларында түгәрәк өстәл узды, этноспорт федерациясен булдыру турында фикер әйтелде. Аны республикакүләм оешма итеп теркәү эшләрен башларга кирәк дигән карарга киленде. Монда мәргән укчылар да, ылак, күк бүре, бөркетләр белән сунар итү кебек уеннар керәчәк. Башкорт уеннары гына түгел, башка милләтнең дә уникаль уеннары бар, аларны саклап калырга кирәк.

Ук ату бәйгесе
Ук ату бәйгесе

Айга ике-өч тапкыр Башкортстан районнарына чыгып остаханәләр уздырам. Чиләбе, Курган, Сургут, Самар, Оренбур якларына, Мәскәүгә дә бардым. Андагы милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәм. Ноябрь аенда Казанга барып, анда да ук атарга өйрәтергә дип килештек.

Атлы милли спорт уеннары төрләрен дә барлап, халыкка танытасы иде

Минем өчен башкортның атлы булуы мөһим. Менә атлы милли спорт уеннары төрләрен дә барлап, халыкка танытасы иде. Бүген атларны асрыйлар, әмма башлыча аларны иткә, кымызга дип үстерәләр. Шуның белән бетте. Минемчә, бу – хата. Атлы спорт төрләре онытылып бара диярлек. Дөресен генә әйткәндә, андый атлар да юк. Казакълар ул яктан алда бара. Без калышабыз, әмма йөгәнле атларны асрауга этәргеч кирәк. Асраучысы табылса, аталар үрчесә, аларга ихтыяҗ аратачак. Без балаларга нәрсә калдырабыз? Гаджет, компьютерларга текәлеп утыралар, үзләренең милли спорт уеннарын да белмиләр. Хәтта бу турыда китаплар да юк, фәнни хезмәтләр дә күренми. Хәтер юыла.

— Бәлки, балаларга кызык түгелдер, көнкүрештә атта йөрү юк бит. Сезнең балалар гаджетларга мөкиббән китмәгәнме? Аларга кызык булмаса, җәядән ук ату башкаларга да кызык булмаска да мөмкин.

— Минекеләр дә утыра, әмма алар башканы да белә. Улым ике ел элек безнең бәйгедә катнашты, 12 иң яхшы мөргәнчеләр исемлегенә керде, угата уенында берченче урынны алды. Хәзер үзе балаларны өйрәтә.

Шушы уеннар аша халык җәяне ярата башлый, аның тарихын өйрәтәбез. Ярышларда фәрманнар да милли телдә бирелә. Шулай итеп, бу спорт төре аша балаларны телгә дә өйрәтәбез. Милли киемнәрдән киенәбез. Һәм моны күргән балалар да ук атарга өйрәнергә теләк белдерә. Хәзер бит балалар ат янына ничек киләргә икәнен дә белми. Аларны хәзер өйрәтмәсәк, бу белемнәребезне киләчәктә кемгә калдырырбыз? Шушы спорт аша без балаларда милли традицияләргә ихтирам тудырабыз.

Ук ату бәйгесе
Ук ату бәйгесе

Без 7-12 яшьлек балалар арасында да бәйгеләр оештырабыз. Узган март аендагы бәйгедә төрле районнардан 127 бала гариза тапшырды һәм шуларның 124-е бәйгедә катнашты. Алар белән бергә ата-аналары, туганнары, дуслары, якыннары да килде.

— Популярлаштыру дигәннән, Сабантуй програмнарында башкорт милли спорт уеннары нинди урын тота һәм аңа ату бәйгесен дә кертү мөмкин булыр идеме?

Милли спорт уеннары урынына шахмат, шашка, футбол, волейбол кебек уеннар куялар

— Без шундый тәкъдим белән чыктык. Хакимият моны хуплады. Әмма алар районнарда Сабантуй оештыручыларга андый күрсәтмә бирә алмыйлар, бары безне тәкъдим генә итәләр. Районнардан кызыксынып шалтыраталар. Элек сабантуйларда баганага менү, көрәш кебек милли спорт ярышлары күбрәк булган. Ә хәзер шул милли спорт уеннары урынына шахмат, шашка, футбол, волейбол кебек уеннар куялар. Буыннан буынга күчеп килгән милли спорт уеннары исә онытылып югала. Хакимият күп очракта Сабантуйның мәдәни ягын кайгырта, җыр-моң. Ә батырлыкны бит җыр-моң тәрбияләми. Элек-электән егетләрнең батырлыгы Сабантуйларда күренгән. Иң көчле, иң шәп мәргән, атта иң шәп чабучылар һәм башкалар. Гади егетләргә көндәлек тормышта батырлыкларын күрсәтү мөмкинлеге юк иде. Ул гел эштә, урмандамы, печән чабамы, утын ярамы. Ә Сабантуйда ул үзен күрсәтә ала иде. Хәзер исә ир-егетләр батырлыкларын компьютер аша интернет челтәрендә генә күрсәтә ала.

— Берәр район Сабантуенда ук ату бәйгесе уздымы?

— Кырмыскалы районында уздырган идек андый бәйгене. Учалыда да ук ату бәйгеләре уздырып киләләр. Бу бәйгеләр һәр район Сабантуенда узса иде! Чөнки Сабантуйда нәкъ менә милли спорт уеннарын күрсәтергә була. Милли уеннарны күбрәк кертү вакыйгага бәйле туризмны арттырырга да ярдәм итәр иде. Футбол, воллейбол урынына ук ату бәйгесе күпкә дөресрәк, күңеллерәк бит!

— Русиядә кайсы халыкларда ук ату традициясе яхшы сакланган?

— Ул Олимпия ук атуы, ягъни спорт төре буларак бурятларда әйбәт куелган, тывалар, якутлар да яхшы ата. Ә менә милли ук ату әлегә бездә генә нык үсеш алган. Хәзер калмыкларда, Дагыстанда да үсә бара. Ингушетия дә октябрьдә бер бәйге оештырырга теләк белдерде. Башка халыклар да милли ук атуны тергезергә тырыша. Һәрбер халыкта борын-борыннан ук ату булган. Хәрби корал яки сунарчылык коралы буларак ул һәрбер халыкта булган.

XS
SM
MD
LG