Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федор роботы утырган "Союз МС-14" халыкара галәм станциясенә тоташты


Федеор роботын сынау

Беренче роботлы галәм корабы Халыкара галәм станциясенә тоташты. Бу тоташуның икенче омтылышы иде. Беренче тапкыр кораб станциягә якын килә алмаган иде.

Федор исемле робот утырган "Союз МС-14" галәм ракеты 27 август иртән халыкара галәм станциясе белән тоташкан. Бу хакта Очышлар белән идарә итү үзәгеннән ТАСС хәбәр итә.

Тоташудан соң кораб һәм станция арасында басымны тигезләү һәм тоташкан урынның герметиклыгын тикшерү өчен берничә сәгать кирәк булачак. Аннан соң гына Очышлар белән идарә итү үзәге корабка ишекне ачарга рөхсәт итәчәк. Галәм станциясендә робот 6 сентябрьгә кадәр булачак, 7 сентябрьдә Җиргә кайтачак.

Федор роботы галәмгә 22 августта очты. Байконур галәм аланыннан очып киткәндә ул беренче космонавт Юрий Гагаринның "Киттек!" сүзен кабатлады.

Халыкара галәм станциясенә тоташу 24 августта планлаштырылган иде. Әмма автоматик тоташу системындагы хилафлыклар килеп чыгу сәбәле, ул станциягә якыная алмады. Белгечләр бер атна эчендә тоташа алмаса, "Союз"ны батырырга туры киләчәк дип фаразлаган иде.

XS
SM
MD
LG