Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Русия Иннополиста әзерләнгән операцион системны җанисәптә кулланмакчы


Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе
Sailfish Mobile системының татарчага тәрҗемәсе

Иннополиста әзерләнгән һәм татар теленә дә тәрҗемә ителгән "Аврора" (Sailfish Mobile OS) операцион системы Huawei планшетларына куелып, җанисәп вакытында кулланылырга мөмкин.

Җанисәп уздыру өчен Русия Иннополиста ясалган "Аврора" операцион системында эшләүче 360 мең Huawei планшеты сатып алырга мөмкин. Бу хакта ике чыганакка сылтанып Reuters хәбәр итә.

"Аврора"ны Huawei җиһазларына кую турында сөйләшүләр АКШ Кытайның бу ширкәтен кара исемлеккә керткәч билгеле булды. Август башында Русия хөкүмәте "Ростелеком"ны ("Аврора" хуҗасы) җанисәп уздыру өчен Русия операцион системында эшләүче планшетларны бердәнбер сатып алучы итеп билгеләде дип яза агентлык.

Хәзер Иннополиста әзерләнгән операцион системны Huawei планшетларына 2020 елның 1 августына кадәр куеп бетерү турында сөйләшүләр бара. Җанисәп киләсе елның 1 сентябреннән 21 октябренә кадәр узачак.

"Бу шундый пилот проект. Без моны Русия операцион системын Huawei җиһазларына кертүнең беренче этабы буларак карыйбыз", дигән Reuters чыганагы.

Башка чыгынак та Кытай ширкәтенең әлеге проект белән кызыксынуы һәм "Аврора"ны кую өчен планшет үрнәкләрен җибәрүен раслый.

Русиянең элемтә министрлыгы хәбәргә аңлатма бирмәгән.

"Ростелеком" матбугат хезмәтендә Huawei белән эшләү мәсьәләсе карала дип белдергәннәр.

15 майда АКШ президенты Дональд Трамп Америка ширкәтләренә ил иминлегенә куркыныч янарга мөмкин булган телекоммуникация җиһазларын куллануны тыя торган фәрман имзалады. Моннан соң Американың Google Alphabet ширкәте Кытайның Huawei Technologies ширкәте белән хезмәттәшлекне туктатып торуын белдерде. Бу адым Huawei-ның Кытайдан читтә урнашкан бизнесына зыян салырга мөмкин диелде, чөнки ширкәткә Android системы яңартуларына юл ябылачак.

Huawei соңгы берничә елда Android куллануны томалау очрагына план әзерләве турында белдерде. Кытай ширкәте вәкиле сүзләренчә, әлеге технология Кытайда сатылучы җиһазларда кулланыла.

"Аврора" операцион системы Татарстанның Иннополис шәһәрендә "Ачык мобиль платформа" ширкәте катнашында ясалды һәм ул Sailfish Mobile OS Rus дип аталды. Аны башта Финляндия ширкәтләре җитештерә башлаган иде. 2019 елның февралендә аның рус телендәге версиясе "Аврора" дип үзгертәлде. Операцион систем татар теленә дә тәрҗемә ителде. Бу эшне "Ачык мобиль платформа" ширкәте Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән бергә башкарды.

XS
SM
MD
LG