Accessibility links

Җәмилев Һәм Чийгоз Украина Югары Радасы комитетына керде


Мостафа Җәмилев (с) һәм Ахтем Чийгоз (у)

Украина депутатлары булып сайланган кырымтатарлар Мостафа Җәмилев һәм Ахтем Чийгоз Рада комитетында эшләячәк. Депутат булып шулай ук активист Рустем Умеров та сайланды.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз Украина Югары Радасының Кеше хокуклары һәм вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр комитетында эшләячәк.

Бу хакта "Европа теләктәшлеге" фиркасе вәкиле Артур Герасимов белдерде. "Безгә оппозициядән бер комитетка ике намзәтне, мәсьәлән Мостафа Җәмилевне һәм Ахтем Чийгозны, тәкъдим итү мөмкин түгел дип сөйлиләр иде. Беренче сессияне әзерләүче депутатлар төркеме бүген “Европа теләктәшлеге"нең фикерен ишетте һәм бу мәсьәлә хәл ителде. Без депутатлар төркеменә рәхмәтле", диде ул 26 августта. Югары Радага "Голос" фиркасе исемлегеннән узган тагын бер кырымтатар вәкиле Рустем Умеровның кайсы комитетта эшләячәге хакында хәбәр ителми.

Югары Радада оппозициягә дүрт комитет бирү күздә тотыла. Болар: Кеше хокуклары һәм вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр комитеты, Сүз иреге комитеты, Яшьләр, спорт һәм евроинтеграция комитеты, Ветераннар мәсьәләләре комитеты.

Тугызынчы чакырылыш Югары Раданың беренче утырышы 29 августта узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG