Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәхкәмә активист Эдем Бекировны тикшерү изоляторыннан чыгарды


Эдем Бекиров
Эдем Бекиров

Кырымтатар активисты Эдем Бекиров киләсе мәкхәмә утырышларында катнашу шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Ул беренче группа инвалид, медицина ярдәменә мохтаҗ.

Акмәчетнең Русия контролендә булган Үзәк район мәхкәмәсе канунсыз корал саклауда гаепләнгән кырымтатар активисты Эдем Бекировны тикшерү изолтяорыннан чыгарды. Активист киләсе мәхкәмә утырышларына килергә тиеш дигән шарт белән җибәрелде.

Чикләү чарасын үзгәртүне Акмәчет тикшерү изоляторының медицина бүлеге тәкъдим итте. Бекиров анда тугыз ай тотылды.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөрүче, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына. Элегрәк адвокат Бекировның аягында яра төзәлми, йөрәк өянәкләре ешайган, хәле бик начар, аның үлүе ихтимал дип хәбәр иткән иде.

Активист канунсыз корал саклау һәм тапшыруда шикләнелә. Гаепләү бер яшерен шаһит күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Эдем Бекиров бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG