Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 августта Казанда ТИҮ оештырачак митингта экологик, икътисади һәм башка проблемнар да күтәреләчәк


Татар иҗтимагый үзәге очрашуы
Татар иҗтимагый үзәге очрашуы

30 августта Казанның Тинчурин паркында Татарстан республикасы көненә багышланган митинг узачак. Шәһәр хакимияте Татар иҗтимагый үзәге сорап язган алты урынның берсенә дә рөхсәт бирмичә җиденче урын - Тинчурин скверында гына җыелу мөмкилеген биргән.

Митинг уңаеннан Дөнья татар иҗтимагый үзәге 27 августта матбугат очрашуы уздырды. Җыелган 22 кешенең өчесе генә журналист иде. Килергә вәгъдә итеп тә килмәгән журналистларны көтеп, очрашу ярты сәгатькә соңрак башланды.

Очрашуда элек дәүләт күләмендә узган Татарстан мөстәкыйльлеге көнен бүген бары тик Татар иҗтимагый үзәге генә билгеләп үтүе хакында искә алдылар.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"1990 елда Татарстанның мөстәкыйльлеге турында карар кабул ителде, татар халкы үзенең дәүләтен оештыру юлына басты. 1992 елның мартында узган референдумда татар халкы Татарстанны бәйсез дәүләт дип танып тавыш бирде. Хәзер ул дәүләт күләмендә уздырылмый, югыйсә, узган гасырның 90-нчы елларында ул шулай уза иде. Бүген аны Татар иҗтимагый үзәге генә билгеләп уза. Шуңа күрә безнең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтнең туган көнен бәйрәм итәргә килегез", диде БТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев.

Татарстан бәйсезлеге көненең ни өчен дәүләт күләмендә бәйрәм ителмәвен, ул болай аңлатты:

"Русия бүген федерация дип аталса да, чынлыкта унитар дәүләт. 1994 елда вәкаләтләрне бүлешү турында килешү имзаланган иде, 2017 елда Русия федерациясе аны берьяклы гына тәртиптә бетерде. Килешү яңартылмады. Татарстанның дәүләтчелеге бүген бик аз. Без митингта татар теленең чынлыкта да дәүләт теле булуын, бәйсезлек хакында декларация үтәлүен, 1992 елгы Конституцияне кире кайтаруны таләп итәчәкбез. Ул юкка чыгарылды. Митингта экологик, икътисади һәм башка пробелмнар да күтәреләчәк".

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте җитәкчесе​ Альберт Гарапов чүп яндыру заводын төзүгә, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлекне радиацияләүгә, пластик бер кулланылышлы табак-савыт, пакетлар җитештерүгә, аларны куллануга каршы чыгыш ясады. Митингта да бу сүзләр сөйләнәчәк.

Митингта катнашучылар исемлегендә Фәүзия Бәйрәмова, Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, шагыйрь Газинур Морат, тарихчы Рафаил Мөхәммәтдинов, мәктәп мөдире Павел Шмаков һәм башкалар бар.

Элегрәк Татарстан көнендә узачак бәйрәм митингына татар милли хәрәкәт вәкилләре Рөстәм Миңнехановны һәм республиканың башка җитәкчеләрен, депутатларын чакырып ачык хат та язган иде.

XS
SM
MD
LG