Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Украина парламентының вице-спикеры вазифасына тәкъдим ителде


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар лидерын бу вазифага "Европа теләктәшлеге" фиркасе тәкъдим иткән.

Бу хакта "Европа теләктәшлеге" фиркасе фракциясе депутаты Артур Герасимов хәбәр иткән дип яза Украинаның матбугат чаралары.

"Мостафа Җәмилев намзәтен яклап тавыш бирелде, бер кеше генә битараф булды. Бу тәкъдимне язма рәвәштә сессияне әзерләгән депутатлар төркеме җитәкчесе Дмитрий Разумковка юлладык", дигән Герасимов.

"Европа теләктәшлеге"ннән депутат итеп сайланган Кырымтатар мәҗлесе рәисенең урынбасары Ахтем Чийгоз Украина Югары Радасының Кеше хокуклары һәм вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр комитеты җитәкчелегенә намзәт итеп күрсәтелсә дә, бу комитетның җитәкчесе итеп Дмитрий Лубинец тәкъдим ителгән дип хәбәр ителә.

Шуны да әйтергә кирәк, "Халык хезмәтчесе" фиркасе Югары Раданың спикеры итеп Дмитрий Разумковны, вице-спикер итеп Руслан Стефанчукны тәкъдим итәр дип көтелә. Тагын бер вице-спикер урынына үз намзәтләрен башка фиркаләр тәкъдим итсә дә, "Халык хезмәтчесе" фиркасе бу вазифага бер фракциягә дә кермәгән намзәтне яклаячагыны белдергән иде.

22 комитетның 18ндә җитәкче итеп президент Зеленскийның "Халык хезмәтчесе" фиркасе намзәтләре күрсәтелгән, оппозиция бары тик дүрт комитет җитәкчелегенә дәгъва итә.

Бу тәкъдимнәр Украина Югары Радасының 29 августта узачак сессиясендә каралыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG