Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Русиянең яшерелгән чыгымнары 5 трлн сумга якынлашкан


Русиянең хәрби чыгымнары 2017 елда иң югары дәрәҗәгә җиткән һәм якынча 5 трлн сумга якынлашкан. Әмма соңрак бу чыгымнар кими башлаган. Хәрби чыгымнар Русия бюджетының ябык өлешендә урнашкан.

2017 елда Русиянең озак кулланылыш өчен корал һәм интеллектуаль милек сатып алуга киткән яшерен чыгымнары 4,85 трлн сумга җиткән, бу эчке тулай җитештерүнең 5,3 процентын тәкшил итә. Бу хакта Росстатның 2014-2018 елларда Русиянең дәүләт хисаплары турында мәгълүматларына сылтанып РБК яза.

Хәрби чыгымнар бигрәк тә 2017 елда зур булган. Бюджетның ябык өлешендәге чыгымнар 2016 ел белән чагыштырганда, 5,8 процентка арткан. Шул ук вакытта яшерен чыгымнарның эчке тулай җитештерүдәге өлеше шул килеш калган - биш процент тирәсе.

Дәүләт саклану програмы чыгымнары номиналь дәрәҗәдә ел саен 5-7 процентка артуына карамастан, чыгымнарның тулай җитештерүдәге өлеше кими бара. 2018 елда ул 3,2 процент тәкшил иткән, ә 2019 һәм 2020 елларда ул өч процент тирәсе булачак дигән саклану министры урынбасары Татьяна Шевцова.

Стокһольм халыкара тикшеренүләр институты (SIPRI) хисабыннан күренүенчә, Русия ике ел эчендә хәрби чыгымнарын 20 процентка киметкән һәм дөнья рейтингында алтынчы урынга төшкән.

Росстат мәгълүматларны ачмый һәм киләчәктә дә аларны чыгарырга җыенмый. 2019 ел бюджетында хәрби чыгымнар гына түгел, физкультура, матбугат һәм нәшриятләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре белән бәйле кайбер чыгымнар да яшерелгән.

XS
SM
MD
LG