Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан министры "Китап" нәшриятын саклап калырга вәгъдә итә


"Китап" нәшриятындагы китаплар
"Китап" нәшриятындагы китаплар

Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты үзенең юридик статусын саклаячак һәм республиканың стратегик оешмалары исемлегендә калачак.

Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Олег Полставолов журналистлар белән очшаруда сөйләвенчә, "Китап" нәшриятының катлаулы технологик җиһазларын Уфа полиграфия комбинатыннан Матбугат йортына күчерү белән махсус оешма шөгыльләнәчәк. Матбугат йортындагы мәйдан җиһазлар өчен уңайлырак булачак дип ышандыра министр. Шулай да ул әлегә андагы бүлмәләрне төзекләндерергә кирәклеген, хезмәткәрләргә урын булмавын да әйтә.

"Тәрәзәләрдән өрә, биналарны төзекләндерергә кирәк. Әмма нәшриятның сатарга яраклы кайбер активлары, әйтик, гаражы бар. Аны саткан акчага төзекләндереп була, бигрәк тә хезмәткәрләр утырган бүлмәләрне. Исәпләүләргә караганда, биналарны төзекләндерү өчен 80 млн сумлап акча кирәк, аны болай гына казнадан алып булмый. Техник яктан сораулар юк, нәшриятка каты тышлыклар җитештерү өчен җиһаз да тапшырылачак, мондый әйбер хосусый комбинатларда юк", дип китерә Полстовалов сүзләрен Башинформ.

Ул шулай ук Матбугат йортыннан кайбер газет редакцияләрен чыгарып җибәрү турындагы хәбәрләрне кире каккан. Анда әле биналарның 60 проценты буш тора, редакцияләргә урын булыр ди ул. Шулай ук "Китап" хезмәткәрләрен киметү турында да сүз бармый.

"Китап" нәшриятын банкортлыкка чыккан "Башкортстан" нәшрият йорты белән берләштерү хәбәрен республика җәмәгатьчелеге, язучылар, шагыйрьләр тәнкыйтьләп чыкты. Башкорт зыялылары "Китап" нәшриятының ябылуы милләткә каршы тагын бер астыртын һөҗүм дип саный. Ел башыннан бирле алар хатлар, мөрәҗәгатьләр имзалый, әмма хакимияттән әлегәчә анык җавап булмады.

XS
SM
MD
LG