Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Китап" нәшрияты язмышы: язучылар белән хакимият арасындагы җавапсыз хатлар


"Китап" нәшрияты

Башкорт зыялылары "Китап" нәшриятының ябылуы милләткә каршы тагын бер астыртын һөҗүм дип саный. Ел башыннан бирле алар хатлар, мөрәҗәгатьләр имзалый, әмма хакимият моны ишетмәмешкә салыша.

Башкортстан язучылары, укытучылары республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка 100 еллык тарихы булган Зәйнәб Биишева исемендәге "Китап" нәшриятын "Башкортстан" нәшрияты белән кушуга каршы булуларын белдереп хат язган.

Мәсьәлә күптәнге, ел башында ук андый имеш-мимешләр йөрде, әмма бүген инде ул хәл ителгән карар. Республика хакимиятенең уңышлы эшләп килгән "Китап" нәшрияты банкортлыкка чыккан "Башкортстан" нәшрият йорты белән берләштерелә. Шул рәвешле "Региональ фонд" дәүләт инвестиция компаниясенә 356,33 млн сум бурычы булган "Башкортстан" нәшрият йортын саклап калырга телиләр.

5 август Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов "Китап" нәшрияты хезмәткәрләре, язучылар белән очрашуда хакимиятнең бу ниятен әйтеп салды. Ул "Китап" нәшрияты Уфаның Матбугат йортына күчә, ә нәшрият урнашкан бина сатуга чыгарылачак һәм анда бизнес үзәк урнашачагы турында игълан итте. Янәсе, барысы да хәл ителгән, башка чара юк.

Чарада катнашкан милли зыялылар бу карар милләтнең тамырына балта чабу дип бәяләде һәм ике нәшриятны кушып, икесен дә юкка чыгару куркынычы яный, дигән фикердә. Мелкоедовка уңайсыз сораулар да бирелде. Башкортстанның халык язучысы Хәсән Назар әгәр Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы "Китап"ны, аның хезмәткәрләрен яклый алмый икән, кемгә кирәк мондый оешма дигән мәсьәләне күтәрде. "Китап" нәшрияты юристы Луиза Овсянникова Екатерибурда халык скверны урамга чыгып, Иван Голуновны бертуктаусыз пикетлар оештырып коткарып калды, безгә дә шул юл кала дип чыгыш ясады. Язучылар хакимиятнең "Китап" нәшрияты бинасын сатуга чыгару аерым олигархларның мәнфәгатьләрен кайгырта, чираттагы сәүдә һәм күңел ачу үзәге ачылып, кемгә файда дигән сорау куя. Нәшрият каршында урнаштырылган башкорт язучысы Зәйнәб Биишевага һәйкәл язмышы да ачык кала. Шунда торып калачакмы ул, әллә күчереләчәкме? Күчерелә икән, кайда?

Зәйнәб Биишевага һәйкәл
Зәйнәб Биишевага һәйкәл

Нәшриятне юкка чыгару республика статусы мәсьәләсенә дә, аның абруена, милли үзаллык мәсьәләсенә дә кагыла, аның мәдәни үсешен тоткарлап калачак дигән фикерләр яңгырады.

Русиядә мәсьәләләр урамда хәл ителә дигән фикерләр яңгыраса да, язучылар урам җыеннарын уздыру юлыннан китмәде, алар республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка чираттагы хат юллады. Хатта махсус "Китап" нәшрияты өчен сатып алынган кыйммәтле һәм Германиядән махсус хезмәткәрләр тарафыннан урнаштырылган китап басу җиһазлары ничек күчереләчәк дигән сорау юллана.

"Аларны урнаштырырлык белгечләр юк, димәк бу Башкортстандагы китап җитештерү эшен юкка чыгарачак дип борчылу җиткерелә. Полиграфия комплексындагы җиһазлар 7 мең дүрткел метр мәйданны тәшкил итә, ә Матбугат йортында бары тик 3 мең дүрткел метр мәйдан гына буш. Ягъни җиһазларга да, 200 кешелек коллективка да эшләр өчен урын булмаячак". Матбугат йортында кышын салкын, җәен эссе дип начар шартлар турында язылган.

"Китап" республикадагы басылган дәреслекләрнең 60 процентын баса, башкорт, урыс, татар телендәге матур әдәбият китапларын бастыра. "Китап" аерым нәшрият булудан туктаса, банкрот оешма белән берләштерелсә, башкорт теле үсеше нигезләрен юкка чыгарачак. Киләчәк буын моны кабул итмәс һәм ләгънәт укыр", дип белдерә язучылар.

Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов моңа кадәр инде берничә хат булды, әмма хакимият моңа күз йома дип сөйләде Азатлыкка. Бу хәлләрне ул "Башкортстан нәшриятын коткарабыз дип, тагын да кыйммәтлерәк әйберне югалта алабыз", дип бәяли.

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

"Иң аянычы шул – зыялыларны беркем дә ишетми. Хакимият бер якта, башкорт зыялылары икенче якта калды. Нәшрият проблемы әле барлыкка килгәндә генә, 2019 елның башында Башкортстанның йөзләгән язучысы Хәбировка ачык хат язды, ләкин аңа җавап булмады. Нәтиҗәдә, тагын да начаррак хәл булып чыкты.

Социаль челтәрләрдә бу хәл турында язып чыккач, бу мәсьәләне күтәреп язган кешеләрне күрмәдем. "Китап" нәшрияты кемгә кирәк соң дигән табигый сорау туа. Кешеләр курка, эш урынын югалтабыз дип шүрли. Язучыларның бер өлеше төрле журналларда эшли, нәшриятта китапларын чыгарган булсалар да, җыелышта дәшмәделәр, җитәкчеләрдән куркалар.

Әлбәттә, Хәбировка җиңел түгел, аңа күп язалар, кемнеңдер йорты юк, кемнең нәрсә. Ләкин Башкортстанның барлык язучылары, дистәләгән халык шагыйре, профессорлар, милли зыялылар мөрәҗәгать итә икән, бу хатка җавап килергә тиеш дип санамый. Хатка җавап бирмәү дә, интеллигенция белән очрашмау да – бик кызганыч күренеш", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Китап" нәшриятын югалту – Башкортстан мәдәниятенә зыян салу"

Язучы, профессор, Башкортстан язучылар берлеге һәм журналистлар берлеге әгъзасы Гарифулла Яппаров республикада "Китап" нәшрияты булырга тиеш ди, ул нәшриятны күчерүгә, ябуга каршы. "Монда күпме китап, балалар өчен күпме басма, дәреслекләр чыга, бу була алмаслык хәл бит инде. Бу юл белән без Башкортстан мәдәниятенә зыян китерәчәкбез", дип аптырый ул.

Гарифулла Яппаров
Гарифулла Яппаров

"Монда шундый хәл килеп чыга: "Башкортстан" нәшрият йортын саклап калабыз дип, аны да, "Китап" нәшриятын да югалта алабыз. "Китап" нәшрияты хәзергә кадәр проблемсыз эшләп килде. Матбугат йорты банкортлыкка чыга диләр, алай икән, банкортлыктан чыгу юллары, методикалары бар бит. Ахыр чиктә, банкротлыкны танып, чистарып, алга таба эшне дәвам итеп тә була. Бу эшләргә сәяси ихтыяр һәм икътисади яктан профессиональ яктан килү генә кирәк", ди ул.

Яппаров сүзләренчә, "Китап" нәшрияты – Башкортстанда иң сыйфатлы, яхшы китаплар чыгаручы нәшрият. "Башкортстанга бу нәшриятны һич кенә дә югалтырга ярамый, аны башка нәшриятлар-оешмаларга да һич кенә дә кушарга ярамый. Безнең өчен гомуми китаплар бастыру урыны бит ул. "Китап" нәшриятында башкорт әдәбияты да, татарча, чуашча китаплар басыла, барыбыз да шунда басылабыз. Башкортстанда күпме халык яши, аларның да монда, Башкортстанда китап чыгарырга мөмкинлек булырга тиеш.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Хәбиров бу хәлләр турында белеп тә бетермидер. Ул сайлап алган хезмәткәрләр, түрәләр аның артында астыртын эшләрне алып бара дигән хис туа. Зур борчылу бар. Минем фикеремчә, Хәбиров тирәсендәге кешеләр аңа каршы максатчан бу эшләрне алып бара, мин моны шулай кабул итәм", дип фикерләре белән уртаклашты Гарифулла Яппаров.

"Хакимияткә ышанмыйбыз"

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ринат Камал да милли зыялылар теләгәнне хакимият белергә дә теләми ди.

Ринат Камал
Ринат Камал

"Китап" нәшрияты ябылуы Башкортстанда яшәүче барлык милләт кешеләренә дә авырлык китерәчәк. "Башкортстан" нәшрият йорты белән кушып кемне коткарырга уйлыйлар?! Полиграфия комбинаты бинасы кемгә биреләчәк? Кыйммәтле җиһазлар өчен борчылам. Язучылар бу хәлгә риза түгел. Борис Мелкоедов очрашуда нәшрияткә дә, җиһазларга да зыян булмас ди, әмма без ышанмыйбыз. "Китап" нәшриятын агентлык яклый алмый икән, алар никадәр үз урынында утыра торган кешеләр соң дигән сорау туа. Сайлаулар алдыннан Радий Хәбировны авыр хәлгә калдыралар. Моңа кадәр дә хат язулар булды, мөрәҗәгатьләр Радий Хәбировка барып җитми, күрәсең", дип сөйләде Ринат Камал.

Язучы Җиһат Солтанов "Китап" нәшриятын башка нәшрияткә кушу Русиядәге урыс булмаган милләтләргә каршы алып барылган астыртын сәясәтнең бер өлеше дип сөйләде Азатлыкка. Бөтендөнья башкорт корылтае бу мәсьәләдә ни өчен посып утыруына да аптырый ул.

Җиһат Солтанов
Җиһат Солтанов

"Башкорт халкын милләт буларак, Башкортстанны республика буларак бетерү эше бик кызу алып барыла. Бу ачыктан-ачык эшләнми, астыртын, әмма комлекслы һәм системлы бара. Милләткә кагылышлы һәр проектны юкка чыгару эше бара. Мин моны геноцид дип атыйм. Моңа кадәр тел булды, матбугатның тиражлары кими, авыллар бөлгенлектә... "Китап" нәшриятын бетерү – милләткә карашның көзгесе. Акча юклык сәбәп була алмый. Милләт хакына көрәшергә кирәк. Башкорт мәдәниятын саклау юнәлешендә хәрәкәт барырга тиеш.

Милли мәдәният, тел, милләт дип сөйләшүче эшем ияләре булган иҗтимагый оешмалары бар бит. Бөтендөнья башкорт корылтае нишләп дәшми, касып-посып утыра? Ник алар бу хакта, ичмасам, бер мөрәҗәгать язмый? Яңа җитәкчелек бу юншлешетә сүзен әйтергә тиеш. Алар бит халык тавышын җиткерергә бурычлы. Кешеләр йә посып ята, йә аракы эчү белән мавыга, йә мәрткә киткән. Аларны уяту иҗтимагый оешмалары бурычы", диде Азатлыкка Солтанов.

"Китап" нәшриятындагы китаплар
"Китап" нәшриятындагы китаплар

5 августта булган очрашуда Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов язучылар, нәшрият хезмәткәрләренең сорауларына өздереп җавап бирә алмады. Әмма соңыннан ул үзенең Вконтакте челтәрендә "Китап" нәшрияты җиһазларын Башкортстан нәшрияты күчерү мәсьәләсе хәл ителгән, әмма "Китап"ның аерым юридик оешма булып калу-калмау Башкортстан хакимияте карамагында дип язды.

"Җиһазлар яңа урында эшләрме, юкмы дигән икеләнүләргә килгәндә, аның эшләп китүенә иманым камил. Китап бастыру җиһазларын бер бинадан икенчесенә күчерү эшен тәҗрибәсе булган махсус оешмага тапшыралачак. Безнең өчен булдыра алмаслык эш юк. Мин хәтта 10 мең сумга бу хакта бәхәскә кердем.

Нәшрият язмышын бары тик республика башлыгы гына хәл итә ала

"Китап" аерым үзаллы оешма булып калырмы? Нәшрият мөһим предприятләр исемлегенә керә, аның язмышын бары тик республика башлыгы гына хәл итә ала. Агентлык ясаган тәкъдимнәрдә дә аны аерым юридик статуска ия булган предприятие итеп саклап кылырга дип язылды.

Нәшриятның барлык хезмәткәрләре өчен хезмәт урыннарында яхшы шартлар тудырылачак. Бу – канун таләбе. Яңа бинага ремонт кирәк. Кайчан эшләнеп бетәчәген хәл итәбез", дип аңлатма биргән ул.

"Нәшриятның юридик статусы сакланачак. Без шуңа ышанабыз"

Борис Мелкоедов "Китап" нәшриятының аерым юридик статусы әле хәл ителмәгән дип шикләнсә дә, "Китап" мөдире Илһам Яндәүләтов Азатлыкка сүз бары тик бер бинадан икенчесенә күчү турында бара дип сөйләде.

"Күченү мәсьәләсенә килгәндә, әлегә төрле вариантлар карала. Безнең дә, безне оештыручыларның позициясе бер – нәшриятның юридик статусы шулай ук сакланачак, без моңа ышанабыз. 100 ел эшләп килгән нәшрият кайдадыр кушылып, бүгенге көндә бетәргә тиеш түгел.

Илһам Яндәүләтов
Илһам Яндәүләтов

Җәмәгатьчелекне, безнең хезмәткәрләрне борчыган зур сорауларның берсе – хезмәткәрләрнең эше. Нәшрияттә 200гә якын кеше эшли, аларга күчеш кагылмый, алар элеккечә эшне дәвам итәчәк. Күченү булган очракта, безнең төп шарт: редакция, нәшрият хезмәткәрләренә махсус кабинетлар булырга тиеш, эш шартлары хәзергедән начаррак булырга тиеш түгел. Бүлмәләр, кабинетларда ремонт ясалырга, хезмәт нормативларын үтәлергә тиеш", диде ул.

Күченү сәбәбенә килгәндә, Яндәүләтов моңа комплекслы карарга чакыра. Бу "Башкортстан" дәүләт нәшриятына ярдәм итү юлларның берсе дип карап буладыр, күп төбәкләрдә холдинглар төзелә, полиграфия мөмкинлекләре бер урынга җыела, ди ул.

"Китап" нәшриятындагы китаплар
"Китап" нәшриятындагы китаплар

Нәшрият елына якына 1 миллионга якын тираж белән 200дән артык китап чыгара. Моңарчы нәшриятка дәүләт тарафыннан бер дәгъва да булганы юк, килешеп эшлибез, ди аның мөдире. "Безнең нәшриятның өстенлекле ягы шул: безгә ел саен Башкортстан хөкүмәте акча бүлеп ярдәм итә. Бу бик яхшы хәл, мондый күренеш Русиянең берничә төбәгендә генә калды. Без авторларның китапларын алар өчен бушлай чыгарабыз, шул ук вакытта дәүләт ярдәме белән аларга гонорар да түли алабыз. Бу шатлыклы күренеш, язучыларның китап чыгару мөмкинлеге чикләнгән бит. Хөкүмәт ягыннан китап чыгаруга акча бүлү – зур эш, дип саныйм", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Башкортстан язучылары берлеге рәисе Зәки Алибаев Азатлыкка әйтүенчә, 6 августта Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов белән очрашу булган. Анда Борис Мелкоедов, Башкортстанның җир һәм мөлкәт министры Олег Полстовалов, Зәки Алибаев үзе һәм язучы Галим Хисамов очрашкан. Түрәләр җәмәгатьчелек белән "Китап" нәшрияты тирәсендәге хәлләрне ачыктан-ачык аңлатырга килешкән. Алибаев сүзләренчә, очрашу якын арада, 13-14 августка планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG