Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Интерфакс": Олег Сенцов Мәскәүдәге "Бутырка" изоляторына китерелгән


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Украин режиссеры Олег Сенцовның Ямалдагы колониядән җибәрелүе турында чәршәмбе үк яза башладылар. 29 августта ул Мәскәүгә тоткыннарны алмашу програмы кысаларында китерелгән диелгән хәбәрләр йөри.

Русиядә террорчылыкта гаепләнгән украин режиссеры Олег Сенцов Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторына китерелгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Интерфакс" хәбәр итә.

Сенцовны Лабытнанга шәһәрендәге колониядән алып китүләре турында Baza һәм Незыгарь телеграм-каналы язган иде. Baza колониядәге чыганакка сылтана.

Колониядә берничә көн элек режиссер янында булган адвокат Дмитрий Динзе мәгълүматны расламады, дип язды "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков. Шул ук вакытта ул режиссерны көн дәвамында очкыч белән китерү ихтималы барлыгын да белдерде.

Соңрак Динзе "Радио Свобода"га "Бутырка"га хәзер кереп булмый, "киләсе атнада гына булырга мөмкин", дигән.

"Крым.Реалли" Олег Сенцов әнисенә шалтыратмаган, гәрчә ул элек һәр ай ахырына элемтәгә кергән булган дип язды. Людмила Сенцова улының соңгы шалтыратуына 28 августта бер ай вакыт булды дигән.

Чәршәмбе Киевтагы мәхкәмә "РИА Новости-Украина" агентлыгының элекке җитәкчесе Кирилл Вышинскийны беренче чакыруда ук мәхкәмәгә яки тикшерүчегә килү шарты белән сак астыннан җибәрде. Украин хакимиятләре аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепли.

Кирилл Вышинский исеме Русия һәм Украина арасында тоткыннарны алмашу белән бәйле хәбәрләрдә дә күренде. Кремльдә журналистны азат итү Мәскәү белән Киев арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртуда беренче адым булыр иде дип белдерделәр. Украина президенты вәкилләре Вышинскийны Русиядә хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцовка алыштырырга тәкъдим итте.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул гаепне үз өстенә алудан баш тарта.

Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп Сенцов 145 көннән артык ачлык тотты һәм былтыр 6 октябрьдән аны туктатуын белдерде. Моны ул төрмә хезмәткәрләренең көчләп ашата башлаячагы белән аңлатты.

Русиядә һәм башка илләрдә режиссерны яклап төрле чаралар узды һәм узып тора.

XS
SM
MD
LG