Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт оешмалары үз эшләрендә казакларны җәлеп итә алачак


Атлы казак (архив фотосы)
Атлы казак (архив фотосы)

Башкортстанда да казаклар хәрәкәте активлашырга мөмкин. Дәүләт оешмаларына алар белән берлектә эшчәнлек алып бару рөхсәте бирелде.

Башкортстан хөкүмәте аерым карар белән дәүләт оешмаларына казаклар җәмгыятьләре белән килешүләр төзү тәртибен раслаган. Республиканың рәсми хокукый порталында урнаштырылган документка ярашлы, мондый килешүләр казак оешмалары белән аерым бер вакытка яки чикләнмәгән мөддәткә, йә булмаса конкрет эшләр өчен төзелергә мөмкин. Казаклар оешмалары дәүләт реестрына теркәлгән һәм дәүләт оешмаларына ярдәм итү бурычы алган булырга тиеш диелә.

Әгәр нинди дә булса эштә ярдәм итү башлангычы белән казаклар оешмалары чыга икән, министрлыклар атаманга бер ай эчендә җавап бирергә мәҗбүр.

Казаклар җәмгыяте белән килешү проектын Башкортстанның вице-премьеры Михаил Киреев белән килешетергә кирәк булачак. Муниципалитетларга казаклар белән мөнәсәбәтләрне көйләү өчен үз хокукый актларын булдырырга тәкъдим ителә.

Казаклар белән элемтәләр булдыру өчен республика яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы җаваплы итеп билгеләнгән.

Килешү проектыннан күренгәнчә, казаклар хезмәтләрен түләүсез, намус белән, дисциплина һәм иминлек таләпләрен үтәп, "оешканлык һәм иҗади инициатива" күрсәтеп үтәргә тиеш.

Русиядә соңгы елларда атлы казаклар эшәнлеге тамыр җәя, аларның хәрәкәтләре көч җыя. 2020 елга кадәр казакларга карата дәүләт сәясәтен үстерү стратегиясе дә эшли. Кайбер төбәкләрдә казаклар полиция белән беррәттән җәмәгатьчелек тәртибен саклауга, урамнарда патрульлек итәргә, урам чараларында тәртип сакларга җәлеп ителә. Кайбер өлкәләрдә янгыннан сүндерүдә катнаша.

Татарстанда да казакларга юл ачык, дәүләт казнасыннан финанслауга да акчасын бүлеп бирә. Белгечләр аларны махсус халыкны куркытып торыр өчен кулланалар дип исәпли.

XS
SM
MD
LG