Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакларга Татарстанда тәртип саклау тапшырыла


Русиядә, шул исәптән Татарстанда атлы казаклар тамыр җәя, аларның хәрәкәтләре көч җыя. Азатлык сораштырган белгечләр аларны махсус халыкны куркытып торыр өчен кулланалар дип исәпли.

Казаклар гаскәрләре урыс империясендә баш күтәрүләрне бастыру, полиция ролен үтәгән булса, бүген дә аларга дәүләт тарафыннан киңрәк вәкаләтләр бирелә. Алар инде фолк ансамбльләре кебек җыр-биюдән үсеп чыкты, казаклар нагайкалар белән тәртип саклауга керешә. Татарстан аларга капкаларын киң ача, дәүләт казнасыннан финанслауга да акчасын бүлеп бирә.

Казаклар Татарстанда гаскәргә алу комиссияләренә керәчәк, дәүләт хезмәткәрләренә казакларның кемнәр булуы турында мәгълүмат бирәчәк һәм, әлбәттә, үз бәйрәмнәрен уздырып казак җырларын да җырлаячак. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда казаклар алып барачак башка күп кенә эшчәнлекләр турында да язылган. Болар барысы да федераль һәм Татарстан бюджетыннан финансланачак. Ә карарның үтәлеше өчен төп җаваплы итеп республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләнгән.

Песошин карары
Песошин карары

Русиядә 2020 елга кадәр казакларга карата дәүләт сәясәтен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда казакларны куәтләндерү өчен күп кенә чаралар уздырылачак. Хөкүмәт карарында язылганча, гыйнвар аенда ук районнардагы хәрби комиссариатлар белән казак оешмалары арасында хезмәттәшлек килешүләре төзелергә тиеш. Сүз казак оешмалары әгъзаларын хәрби хезмәткә теркәү турында гына бармый, оператив-стратегик күнегүләр вакытында мобилизация чараларына хәрби хезмәттә булып кайткан казакларны да җәлеп итәчәкләр. Моннан тыш, казаклар хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләргә дә булышачак.

Хәрби комиссариат белән хезмәттәшлектән тыш казаклар полициягә дә ярдәм итәчәк – халык дружиналары белән бергә тәртип саклауда катнашачак.

Песошин карарына караганда, мәгариф министрлыгы муниципаль хакимият хезмәткәрләрен Русиянең казакларны көчәйтү турындагы кануннары белән таныштырырга тиеш булачак. Бу эш КФУда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерү курслары кысаларында алып барылачак.

Республика халкын Русия казакларының үзенчәлекләре белән таныштыру эше "Татмедиа"га йөкләнә. Ел саен уздырылачак казак җырлары фестивале һәм казак төркемнәренең ике елга бер уздырылачак "Казачий круг" бәйгесе "Татмедиа"га бу эштә мәгълүмати сәбәпләрнең кайберләре булачак.

Татарстанда казакларны көчәйтүгә хакимият әлеге карарга кадәр дә игътибарны арттыра килде, аларга төрле өстенлекләр, дәүләт грантлары бирелде. Мәсәлән, чиркәү белән тыгыз бәйләнештә булган казаклар инде күптән Болгарның тирә-ягында тәртип саклауда катнаша, төрле мөселман чараларында полициягә кушылып атлы гарнизон белән патрульгә дә чыга.

Мөселманнарның Болгар җыенында атлы казаклар (2013 ел)
Мөселманнарның Болгар җыенында атлы казаклар (2013 ел)

Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме, Оренбур, Җаектагы казаклар тарихын өйрәнгән Рөстәм Әминев Азатлыкка бүген урыс империясе чикләрен ныгыту, саклау турында күп сүз сөйләнгәнгә казак гаскәрләренә карата игътибар да арта дип белдерде.

Казакларның төп бурычы – урыс империясенең чикләрен саклау, тәртип урнаштыру

"1735 елда Орски шәһәренә нигез салына, ә 1744 елда Оренбур губерниясе барлыка килә. Бирегә читтән кешеләр китертеп утыртыла, күп очракта хәрбиләр, качаклар, җир булмасмы дип килүчеләр дә була. Идел, Самара якларыннан казаклар килеп утыра, килүчеләрнең бер кечкенә өлешен Дон ягыннан булган казаклар тәшкил итә. Казак гаскәрләренең төп бурычы – урыс империясенең чикләрен саклау, тәртип урнаштыру һәм Үзәк Азияне яулап алу максаты да булган. Ул вакытта далаларда күчмә халык кыргыз-кайсаклар яшәгән, алардан да сакланганнар, билгеле.

XVIII гасыр азагында, чыннан да, баш күтәрүчеләрне бастыруда казаклар кулланылган. 1830нчы елларда Урал төбәгендә инкыйлаблар күп була. Сүз уңаеннан, нагайбәкләр баш күтәрүче татар-башкортлар ягына чыкмыйча хакимияткә тугры калганга, аларны салым түләүдән азат итәләр, казаклар рәтенә кертәләр.

Бүген ни өчен аларга игътибар итә башладылар? Казаклар һәрвакыт урыс империясенең ышанычлы яклаучысы була. Бүген исә империя, монархияне сагыну күзәтелә. Бүген дә урыс дөньясы чикләрен киңәйтү, булган чикләрне саклау, эчтәге тәртипне саклау турында күп сүзләр сөйләнә. Милләтара, динара низагларны бастыру өчен алар тарихта кулланылган икән, бүген урыс дөньясын көчәйтү теләге бар, шуңа казакларга игътибар арта", дип сөйләде галим.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Тарихчы Илдус Заһидуллинны Болгарда, Татарстанда казакларның куәте артуы гаҗәпләндерә. Элек тә алар полиция ролен үтәгән булса, бүген дә бу вәкаләтләр аларга акрын гына кайта бара дип сөйләде ул.

"Оренбур казакларын урыс хакимияте оештырган, алар хәрби идарә формасында булган. Алар җайдак булганга күрә, хакимияткә арзанга төшә. Салымнарны аз түләгәннәр, никадәр җир телиләр, шулай алганнар, эшкәрткәннәр, акча да алганнар, җирләрен арендага биргәннәр, алар чынында дәүләт эчендә дәүләт буларак яшәгән. Кыскасы, өстенлекләре күп булган. Мөселманнарны үз сафларына алсалар, алар чукынырга тиеш булган.

Казаклар полиция функциясен үтәгән

1870нче еллардан башлап казаклар полиция функциясен үтәгән, эчке тәртипне саклаганнар. XX гасыр башы инкыйлабларында да аларның гаскәре кеше өстенә җибәрелгән, бик күп халык кырылган. Аннары Себер юлы буйлап халыкны сөргенгә озата барганнар.

Инкыйлаб вакытында, ватандашлар сугышында алар большевикларга каршы була, чөнки югалтыр әйберләре күп була, әмма Совет берлегендә аларны катлау буларак кына түгел, физик яктан да юк иткәннәр. Бүген бу канлы тарихны искә төшерергә яратмыйлар, казакларны бары тик самодержавие вакытындагы урыс империясе сакчысы итеп кенә сөйлиләр.

Казакларның Болгарда булуы, Татарстанда туплануы бераз гаҗәпләндерә. Димәк, аларның хәрби әзерлеге бар дип уйларга кирәк. Татарстанда тәртип саклаучылар болай да җитәрлек. Минем өчен гаҗәп ул", дип сөйләде Заһидуллин.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

Тарихи романнары белән танылган татар язучысы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов казак гаскәриләре гомер-гомергә патша хакимияте ягыннан халыкны бастыру, куркыту өчен кулланылган дип сөйләде Азатлыкка. Алар элек тә, бүген дә чиркәү канаты астында эш итә, ди ул.

"Казак гаскәриләре гомер-гомергә җәзалаучылар буларак эш итте. Казан губерниясе җирләрендә халык баш күтәр дисә, йә Җаек, йә Оренбур, хәтта Дон елгасы ягыннан казаклар китерелгән. Патша хакимиятенең төп яраннары буларак алар халыкны бастыру өчен кулланылган. 1680нче еллардагы Теләкәй баш күтәрүе вакытында, аннары 1652 елда Чаллы кальгасы яндырылганда Оренбур казаклары ризасызларны юк итә. 1705, 1735 елдагы баш күтәрүләр дә казак гаскәриләре куллары белән бастырыла. Алар җирле халыкларны куркытып торган, ниндидер канәгатьсезлек белдерү башлана икән, алар патша хакимиятенә хәбәр иткән, шымчылар ролен үтәгән.

Урысмы, татар-башкортмы баш күтәрә икән, аларны кыйнап үтерү бурычы куела

Чиләбе якларында яшәгән нагайбәкләр чынында бүгенге Башкортстанның Бакалы районыннан күчереп утыртылган керәшен татарлары, аларны анда казаклар рәвешендә күчереп җибәргәннәр. Урысмы, татар-башкортмы баш күтәрә икән, аларны кыйнап үтерү бурычы куела. Халыкны изеп тотуда кулланылган казаклар хакимияткә лояль булсын өчен җире дә мул итеп бүлеп бирелгән. Халык баш күтәрмәсен, кол булуын онытмасын, куркып яшәсен дигән кабәхәт бер ысул.

Ни өчен Росгвария, ОМОН, полиция кебек көч структуралары булганда тагын казакларны тәртип саклауга җәлеп итәләр дип гаҗәпләнәсе түгел. Халыкка бит салым артыннан салым яудыралар, кешеләр инде бу кадәр талауга чыдамаска тиеш. Хакимият халыкның ачуы кабарганын сизә. Элек тә кешеләр 70 төрле ясак билгеләүгә түзә алмаганга, баш күтәргән, мунча төзесәң дә, бәке чокысаң да, печән чапсаң да салым чәпәгәннәр. Кеше ничек түзсен?

Казаклар чиркәү тирәсендә берләшә, барысы да чиркәү фатихасы белән эшләнә. Элек тә синод хәл иткән. Әле дә шулай, дин белән хакимият берләшкән. Бүген дә илдә Урыс православ чиркәве хәл итә.

Татарстанда казакларны эшкә җәлеп итү, минемчә, Мәскәүдән яшерен рәвештә килгән фәрман, аны кычкрып кына әйтмиләр. Бездә куәт булса, татарлардан җайдак гаскәрләрен оештырырлар иде. Әмма, беренчедән, татарның аңа куәте инде юк, икенчедән, татар җайдаклары оешкан булса да, Мәскәү болар кемнәр, ник халыкны куркытып йөри, бу нинди экстремизм күренеше дип сөрән салыр иде. Башкортларда әле андый буйсынмаучанлык, сугышчанлык сыйфаты бар, татарларда үзен яклау сыйфаты юк.

1709 елда Казан губернаторы Петр Апраскин татарлар белемле халык, әмма Җаек казаклары кебек бер атаман астында берләшә алмый, таркау, фетнәне бастыру берни тормый дип абыйсына яза. Татар әле дә тын чыгармыйча яши, ашарга, киенергә кием бар дип һаман шат булып яши", дип сөйләде язучы Азатлыкка.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла Русия Конституциясендә тәртип саклау кемгә йөкләнгәне язылган, халык салымына инде ничәмә ничә көч структуралары булдырылды, тагын казак гаскәрләрен дә ашатып, асрап ятарга тиешме без дип аптырый.

"Татарстан – тыныч республика, монда тәртипсезлекләр юк, безгә тагын атлы казаклар нигә кирәк? Русия Конституциясендә полиция бурычы язылган бит. Тәртип сакларга көчләре җитмиме? Безнең салым кая китә соң ул?

Ачуым килмәгәе, алар бит чын казаклар да түгел, алардан берни калмады, болар – шамакай ролендә калган кешеләр. "Ряженыйлар" урыс чиркәвенең эшен башкарып йөри, чукындыру, куркыту, өркетү, төрле фолк киемнәргә киенеп мин-минлеген күрсәтеп йөриләр. Хәтта мөселманнар дога кылырга җыела торган Болгарда да гаскәрләрен булдырдылар бит. Халык артык диниләнеп, миллилеккә кереп китмәсен дип курка торганнардыр, шуңа казакларны үстерәләр. Кеше хәтерендә алар золым салучылар итеп калган", дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Сүз уңаеннан, халык хәтерендә казаклар чыннан да башкисәрләр, җәзалаучылар гаскәре буларак кереп калган. Бу әдәби әсәрләрдә дә чагыла. Мәсәлән, Габдулла Тукайның "Китмибез" шигырендә:

"Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!" дип яза.

Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасында да авылга казаклар килә дип куркуга калалар. "Питердан бик күп атлы казаклар килгән икән дип сөйләделәр... Әй, Илаһем, авыл халыкларын атарга баралармы икәнни, килбәтсезләр", дигән юллар да бар.

Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасы
Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасы

Пьесада урыс, казак, чучка дип телгә алына. Марсель Сәлимҗанов куелышында кызларның атлы казаклардан куркуга калуы турындагы күренеш спектакльгә керми кала, Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә "Зәңгәр шәл"нең бу өлеше сәхнәгә менә.

Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" пьесасында татар авылына чукындырырга килгән попларны атлы казаклар озатып йөри, анда да халыкның нагайка, камчылы, кылычлы казаклар килүдән куркуга калуы тасвирлана. Көчләп чукындыру белән ассоциация дә юкка тумый, чөнки чиркәү янында полиция ролен үтәгән башкисәр казаклар да була.

Татарстанда элегрәк казаклар күрелмәгән хәл булса, хәзер мөселман республикасына алар читтән килеп урнаша һәм монда аларга дәүләт ярдәм итә. Ульян якларыннан чыккан казак гаиләсендә туып үскән һәм хәзер Болгардагы казак җәмгыятендә атаманга ярдәм итүче Любовь Берсенева бирегә Мәскәүдән килеп урнашкан.

Любовь Берсенева
Любовь Берсенева

Бер ел элек Берсенева Азатлыкка "Без тарихны тергезәбез. Берничә тапкыр грантлар да оттык. Чиркәү белән бик тыгыз эшлибез. Абыемның улы Анастасий поп казак гаскәре рухание (Анастасий Головин – Чистай епархиясе рухание – ред.) да булып тора. Ягъни, ул да казаклар төркеменә кергән. Чиркәүнең грантлар бүлеге бар. Алар безгә нык булыша", дип белдергән иде.

Казандагы төрле социаль проектларга өстенлек бирүче, күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә булышучы "Ярдәм" мәчете һәм "Зәкәт" фондының грант мөрәҗәгате кире кагылганда "Русиянең меңъеллыгы. Император чоры" ("Тысячелетие Руси. Императорская эпоха") исемле яшьләр фестиваленә дигән 1 миллион сумнан артык грант Болгардагы шушы казак оешмасына эләкте.

Казаклар бәйрәме инде Чаллыда да уздырыла башлады. Узган җәй биредә Чаллы, Казан, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевски, Уфадан килгән казаклар җыелды. Аларның вәкиле Азатлыкка "казакларга үсәргә ярдәм иткән иң беренче кеше – ул Путин", дип белдерде.

Омски шәһәрендә Себер ханлыгын яулап алу, татар мөселманнарны канга батырып үтерү белән бәйле Ермакка һәйкәл куюда да җирле казаклар башлап йөрүче булды. Себер татарлары моңа каршы чыккан булса да, аларның сүзенә колак салучы табылмады.

Новосибирски шәһәрендә дә җирле казаклар "Кучумово царство" дигән тамаша оештырып, татар Күчем ханның кулга алынуы тамашасын күрсәтә. Быел аңа карата Новосибирски татарлары да ризасызлык белдерде, әмма чара барыбер узды, татарлар үзләре дә анда катнашты.

Май башында Мәскәүдә президент Владимир Путинга каршы "Ул безгә патша түгел" исемле чарага чыкканнарны кыйнаган казакларны Татарстан хөкүмәте карамагындагы "Радиоприбор" заводы өлешчә финанславы турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG