Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тәре йөреше каты иминлек чаралары астында үтте


Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

Казанда узган тәре йөрешенә иконалар күтәреп барырга хәрбиләр җәлеп ителгән, Чаллыдан казаклар да китерелгән иде.

4 ноябрь Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше башка еллар белән чагыштырганда каты иминлек чаралары астында үтте.

Тәре йөреше Кирмәндәге Благовещение чиркәвендә гыйбадәт кылудан башланды. Иртәнге якта ук Кирмән тирәләрендә, Батурин урамында һәр 50 метр саен полиция хезмәткәрен бастырганнар, аннан да кала, Батурин урамына Казанның урам җыештыру машиналары – зур КамАзлар да китерелгән иде. Тәре йөреше Казан Кирмәнен урап чыкканнан соң нәкъ шушы урамнан Крестовоздвиженский чиркәвенә таба юл алды. Кирмәннең үзендә Изге Ана иконасы узасы юлга полиция хезмәткәрләрен дивар итеп тезеп бастырган иделәр.

Полиция хезмәткәре Азатлыкка Кирмәндәге Благовещение чиркәвенә ике меңнән артык кеше керүен белдерде. Йөрештә дүрт меңләп кеше катнашуын әйтте.

Тәре йөрешендә хәрбиләр
Тәре йөрешендә хәрбиләр

​Узган еллардан аермалы буларак, быелгы тәре йөрешенә хәрбиләр дә җәлеп ителгән. Унлап хәрби тәре йөрешендә иконалар күтәреп барды. Араларыннан берсе Азатлыкка бу чарага өстән кушканга килүләрен белдерде. Тәре йөрешенә Чаллыдан 20ләп казак да китерелгән иде. Аларның берсе шәһәрләрендә 80ләп казак булуын белдерде.

Тәре йөрешендә катнашучы халык
Тәре йөрешендә катнашучы халык

Татар җәмәгатьчелеге Казан хакимияте тәре йөрешен уздырырга рөхсәт бирә, ә Хәтер көнендә Сөембикә манарсына килүне тыялар, дип ризасызлык белдерә. Быел Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылу да тыелды. Бу гамәл "Яровая кануннарына" каршы килә дип белдерелде. Хәтер көнендә шулай ук мөфтият вәкилләре дә катнашмый.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG