Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгының тел грантларына өстәмә конкурс игълан ителде


Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү максатыннан республика башлыгы тагын 2,6 млн сум акча бүлеп бирә. Моңа кадәр 74,5 млн сум бирелгән иде. Бәйгедә башлыча башкорт проектлары җиңде.

Башкортстанның мәдәният министрлыгы Башкортстанның дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларга ярдәм итү өчен республика башлыгы грантларын алуга өстәмә бәйге игълан итте. Ул 2,6 млн сум тирәсе тәшкил итә. Проект 2019 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылачак. Бу хакта мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Грантларга мәдәният, мәгариф, матбугат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендә республиканың һәм аның халылклары телләрен, шулай ук төбәктән читтә башкорт телен саклау һәм үстерү белән бәйле эшчәнлек алып барган сәүдәгә корылмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль унитар ширкәтләр дәгъва итә ала.

Бәйгедә катнашуга гаризалар 2 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр мәдәният министрлыгында кабул ителә.

Быел бу өлкәдә грантлар бер бүленгән иде инде. 74,5 млн сумлык грантларны (алдагы елларда ул 50 млн сум иде) башлыча башкорт проектлары алды.

XS
SM
MD
LG