Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: сентябрьдә нәрсә карарга


Җәйге айлар тәмамланса да, күңелсезләнергә кирәкми, гаилә һәм дуслар белән вакытны кинотеатрда да үткәреп була. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме сентябрьдә чыгачак кызыклы кино премьераларын барлады. Күңелегезгә туры килгәнне сайлагыз!

Кичә (Yesterday)

Күз алдына китерегез, юл казасыннан соң беразга аңын югалтып алган кеше кинәт кенә популяр The Beatles төркеменең беркайчан да булмаганлыгын ачыклый. Алай гына түгел, дөнья поп-мәдәниятенең башка күп кенә атрибутлары да юк икән. Мондый хәлгә эләккән егет Джек Малик югалып калмый, шунда ук Джон Леннон, Пол МакКартни һәм башка йолдызларның җырларын үзе "иҗат итә". Тик мондый ялганда, ясалма тормышта яшәү җиңелме?

"Yesterday" фильмы – "Slumdog Millionaire" фильмын төшергән британ режиссеры Дэнни Бойл проекты. Сценарийны "Чын мәхәббәт" (Love Actually) кебек фильмнарны иҗат иткән Ричард Кертис язган. Фильмның төп идеясе балаларча самими һәм гади булса да, ул игътибарны җәлеп итә. Яхшы актерлар уйнавы да аны караганда җиңеллек хисен бирә.

Русия кинотеатрларында 19 сентябрьдән күрсәтелә.

Кемгә карарга? Гаилә белән барырлык фильм (фильм рейтингы 12+). Дуслар белән карарга җиңел комедия.

"Ул: Икенче бүлек" (It Chapter Two)

2 ел элек Стивен Кинг әсәренә нигезләнгән "Ул" һоррор фильмы шулкадәр уңышлы булды ки, шунда ук аның дәвамы булачагы игълан ителде.

Фильм ​Стивен Кингның танылган "Ул" куркыныч китабының һәм аның нигезендә төшерелгән фильмның дәвамы булып тора. Балаларның куркыныч Пеннивайз белән очрашуыннан соң 27 ел уза. Алар инде үскән, һәрберсенең үз тормышы. Ләкин аларның тыныч тормышын янә җыелырга мәҗбүр иткән телефон шалтыратуы боза.

[Игътибар! Куркыныч фильм трейлеры, һоррор жанрыннан курыксагыз, карамаска киңәш итәбез]

Кинотеатрларда 5 сентябрьдән карап була.

Кемгә карарга? Һоррор яратучыларга.

Йолдызларга таба (Ad Astra)

Якын киләчәк. Кешеләр галәмне актив үзләштерә: Айга галәм очышлары оештырыла, Марста кеше колонияләре яшәп килә. 16 ел элек астронавт Клиффорд МакБрайд Нептун планетына очып киткән һәм югалган була. Галәм очышларын идарә иткән STARCOM оешмасы анда серле миссия белән легендар астронавтның улын җибәрергә була. Сүз аның әтисен эзләп табу гына түгел, барлык кешелекнең киләчәге турында барырга мөмкин.

"Йолдызларга таба" – аталар һәм уллар турындагы фильм гына түгел, бу кешелекнең тулысынча ялгызлыгы турында фильм. Режиссер Джеймс Грэй сүзләренчә, әлеге фильмны төшерергә аны ике кино илһамландырган: "2001: Галәм одиссеясе" һәм "Интерстеллар". "Интерстеллар"ның операторы да бу киноны төшерүдә катнашкан.

Режиссер Джеймс Грэй бу фильмның мәгънәсе турында шуларны сөйли: "Кешелек һәрвакыт яңалыкка, әле өйрәнелмәгәнгә омтыла, ләкин борын төбендә булганның кадерен белми. Йолдызларга караудан туктыйк, иң гүзәле биредә, Җирдә бит", ди ул.

Кинода фильмны 16 сентябрьдән карап булачак.

Кемгә карарга? Хыялланучыларга һәм йолдызларга караучыларга.

"Туйдан соң" (After the Wedding)

Изабель үз тормышын башкаларга ярдәм итүгә багышлый. Ул күпмиллионлы ширкәтне җитәкләгән хатынның аңа зур акчалар белән ярдәм итәргә теләгәнен белә. Нью-Йоркта узган очрашу уңышлы булса да, Изабель ул хатынның ирен очраткач, барысы да үзгәрә. Кеше язмышлары белән уен башланып китә...

Әлеге драмада төп рольләрне Мишель Уильямс белән Джулианна Мур башкара.

Русия кинотеатрларында 26 сентябрьдән күрсәтелә.

Кемгә карарга? Бөраз көтелмәгән борылышлы драма яратучыларга.

"Бәла" (Trouble)

Балалар өчен традицион мультфильмнарга бай булган җәй узса да, кызыклы проектларны аннан соң да күрергә мөмкин. Сентябрьдә Канада белән АКШның уртак проекты булган "Бәла" мультфильмына игътибар итәргә мөмкин.

Моңарчы бай тормыш күргән шаһзадә эт кинәт кенә күнекмәгән шартларга, урамга эләгә. Хәзер ул кире кайтырга тели. Моның өчен аңа яңа дуслар табарга, дошманнарны җиңәргә кирәк булачак.

Кинотеатрларда 5 сентябрьдән күрсәтелә.

Кемгә карарга? Кечерәк балаларга.

XS
SM
MD
LG