Казанның 165нче санлы мәктәбендә Белем көне өлешләп уздырылды. Башта беренче сыйныфка килүче балалар мәктәп бусагасын атлап үтте, аннары тантанага өлкәнрәк сыйныф укучылары килде. Мәктәп мөдире моны балалар күп булуы белән аңлатты. Мәктәптә 2050 бала белем ала. Быел беренче тапкыр полилингваль сыйныфлар ачыла. Исегезгә төшерәбез: 165нче санлы мәктәп нигезендә Миңтимер Шәймиев вәгъдә иткән өч телле мәктәп барлыкка киләчәк. Ул "Адымнар" дип аталачак.
"Шәймиев мәктәбе"ндә Белем көне узды

1
Исәнме, мәктәп!

2
Укытучыга дигән гөлләр һава торышын бераз үзгәртә

3
Җәй бетте, уку башланды, шуңа да күз яшьләрен тыеп булмый

4
Белем көнендә укытучыга чәчәк бүләк итү Русиядә матур гадәт булып тора

5
Беренче уку елы башлану уңаеннан "линейка" җыр-биюле дә була ала

6
Татар мәктәбе дип саналса да язулар, сәламләү урыс телендә генә иде

7
Мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов сәлам сүзе белән чыгыш ясый

8
Мөдир, укытучыларның нотыгын тыңлыйлар

9
Мөдир нотыгын тыңлыйлар

10
Яңа 2019-2020 уку елы башлану уңаеннан истәлеккә фото

11
Балалар мәктәпкә, әти-әниләр кем - эшкә, кем - өйгә...