Accessibility links

Кырымда 101 ел элек большевиклар үтергән хөкүмәт башлыгы Номан Челебиджиханга һәйкәл ачылды


Номан Челебиджихан сынын ачу тантанасы
Номан Челебиджихан сынын ачу тантанасы

1 сентябрь Кырымның Джанкой районы Кучук-Алкалы (Завет Ленинский) авылында кырымтатарлар Номан Челебиджиханга һәйкәл ачты.

2.6 метрлы һәйкәл Номан Челебиджиханның туган авылы Сонак инде юкка чыккан булу сәбәпле Кучук-Алкалы авылында урнаштырылды. Тантаналы ачылуда кырымтатар милли хәрәкәте ветераннары, галимнәр, журналистлар, укытучылар, тирә якта яшәүче кырымтатарлар катнашты.

Сынны кырымтатар җәмәгатьчелеге җыйган акчага кырымтатар сынчысы Айдер Алиев ясады. Бронзадан коелган сын өчен 200 мең сум чамасы акча җыелган. Акча бирүчеләрнең исемлеге урыс телендә нәшер ителүче “Голос Крыма” кырымтатар газетында басылып килде. Сынны урнаштыру өчен дә аерым акча җыелды.

Социаль челтәрләрдә һәйкәлнең ачылуын хуплаучылар арасында нигә аны кую өчен 30 ел кирәк булды (кырымтатарларның Кырымга кайта башлавына 30 ел) дигән сорау да күтәрде. “Голос Крыма” газеты баш мөхәррире Эльдар Сеитбекиров исә "Иң мөһиме - бу һәйкәлне кырымтатар халкы куйды. Без газетыбызда акча биргәннәрнең исемлеген басабыз. Эш иткән кешеләрнең исемнәре тарихта калачак”, диде Азатлыкка.

Кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан – большевиклар терроры корбаны. Аны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмәсендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар.

Кырымтатарларның милли гимны Челебиджиханның "Ант иткәнмен" шигыренә язылган.

XS
SM
MD
LG