Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Галин: "Хакимият белән уртак фикергә киләсе иде"


Илнар Галин

"Башкорт" оешмасында яңа рәис. Иҗтимагый оешманы биш ел җитәкләгән Фаил Алчыновны аның урынбасары Илнар Галин алыштырды. Илнар Азатлыкка белдерүенчә, җитәкчелек алмашу белән "Башкорт" оешмасының эшчәнлеге үзгәрмәячәк, сәясәт белән шөгыльләнү дәвам итәчәк.

Узган атна Баймак районында "Башкорт" оешмасы җыены узды. Оешманың районнарда эшләүче җитәкчеләре, 50гә якын башкорт активисты катнашты. Рәис сайлау мәсьәләсе күтәрелде.

Илнар Галин башкорт милли хәрәкәткә узган ел Башкортстанның Баймак районы Граф күле янында булган хәлләрдән соң кереп китә. Бер ел узуга диярлек аңа җитәкчелек дилбегәсе тапшырыла. Азатлык Илнар белән оешмада нинди үзгәрешләр көтеләчеге, рәсми хакимият белән мөнәсәбәтләр, Башкортстанда башлык сайлау һәм республикадагы татар теле статусы турында сөйләште.

— Илнар, яңа вазифагыз белән котлыйбыз. Сез Азамат Галин (Башкорт корылтеның элекке җитәкчесе — ред.) белән туганнармы әллә?

— Рәхмәт. Юк, безнең арада туганлык юк, бары тик фамилиябез генә бер.

— "Башкорт" оешмасы уңышлы гына эшләп килә иде, ни өчен кирәк булды рәисне алмаштыру? Җыенда тагын ниләр сөйләшенде?

Оешма торгынлык кичермәсен, алга үсеш кичерсен дигән фикергә килдек

— Җыен бары тик рәисне сайлау максаты белән оештырылды. Бу төп сорау иде. Яңа рәисне сайлау мәсьәләсен Фаил Алчынов Яңа ел бәйрәмнәреннән алда күтәрде, әмма без ризалашмадык, кичектердек. Яз тагын бу мәсьәлә килеп басты. Быел "Башкорт" оешмасының барлыкка килүенә 5 ел тулды. Сүз дә юк, оешма уңышлы эшләп килде. Фаил Алчынов инде 10 еллап иҗимагый эшне тартып бара, "Башкорт"та үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарды, үз җилкәсенә авыр йөкне тартып килде. Без аның эшчәнлегеннән тулысынча канәгать. Әмма оешма торгынлык кичермәсен, алга үсеш кичерсен дигән фикергә килдек. Җыенга ике атна кала миңа рәислекне тәкъдим иттеләр, әмма баш тарттым, икеләндем. Республикада хәлләр дә төрле бит, башлык сайланырга тора, гомумән тынычлык юк, дип ризалашмаган идем. Әмма җыенда ризалаштым.

Үзем милли хәрәкәткә очраклы килеп кердем дисәң дә була. Узган елны Баймак районының Темәс авылында булган хәлләрдән соң кушылдым. 6 октябрьдә Граф күле буенда җыен булды. Мине Баймак районыда "Башкорт" җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. 2019 елның 14 гыйнварында мин Фаил Алчыновның урынбасары итеп сайландым. Ягъни оешма эчендә кайнап йөри башлавыма бик аз вакыт узды. Сүз уңаеннан, ул вакытта мине Фаил урынына сайлыйбыз дисәләр, мин ике дә уйламыйча куанып кабул итәр идем. Эйфория чагы иде, кан кызган чак. Әмма Фаил, егетләрнең ничек эшләвен күргәч, акыл керә башлады. Шуңа да мин рәислеккә озак ризалашмадым.​

— Беренче чиратта нәрсә шикләндерде? Сез эшмәкәр, иҗтимагый эш сезнең эшчәнлеккә зыян салыр дип курыкмыйсызмы?

— Фаил киеренке тормышта яшәде, әле дә шулай. Тел мәсьәләсе калкып чыкканда "Башкорт" оешмасы мәйданда иде, Торатауны яклап та зур эшләр башкарылды. Иҗтимагый эш белән шәхси томыш юкка чыга, Фаилның гаиләсенә дә авырга туры килгәндер. Милли хәрәкәт эше рәхмәтсез. Гел тәнкыйтьлиләр, гел кер эзлиләр. Арыды Фаил да, әмма ул акыллы кеше буларак, милли хәрәкәткә яңа кешеләр килергә тиеш дип фикер йөртте. "Егетләр, яңа кеше килсен, булды" дип әйтте. Аңларга кирәк аны. Сәбәпләре күп. Менә мин аның кебек булдыра алырмынмы дигән шик бар иде.

Милли хәрәкәткә басым да бар. Тоткарлауларны да күрдек. Дөнья башкорт корылтаеннан соң басым тагын да көчәйде. Төрле язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр безнең оешманы хурлый башлады. Күңелсез күренеш. Кат-кат уйладым, риза булмыйча килдем, җыенда инде ризалык бирдем.

Бизнесым аша басым ясауга җитмәсләр дип өметләнәм

Гаиләмә килгәндә, туганнарга әйтеп тормадым. Берәр хәл була калса, алар кайгырачак. Мин Уфада, алар авылда яши. Кәләшем дә риза булмады, нигә кирәк ул сиңа диде... Әмма хәзер булган эшкә салават, эшләргә кирәк.

Әлбәттә, мин әзер дип әйтү генә җиңел, әллә нинди вазгыять барлыкка килә ала. Тик оешма бер рәистән генә тормый. Аның урынбасарлары, шурасы бар. Дусларга, көрәштәшләр ярдәм итәр дип өметләнәм.

Эшмәкәрлеккә зыян килмәс дип уйлыйм. Икесен дә бергә алып барырга тырышырмын. Аның аша басым ясауга җитмәсләр дип өметләнәм. Кыскасы, күз күрер.

— Сез оешмага үсеш кирәк дидегез. Оешманы ничек үзгәртергә телисез? Нинди ниятләр, планнар бар?

— Фаил егетләр белән бергә "Башкорт" оешмасын танытыр өчен, аның дәрәҗәсен күтәрү, халыкның аңа ышанычын арттыру өчен күп тырышлык салды. Халык арасында оешма ихтирам казанды. Әмма бу иҗтимагый оешма һәм аның һәрвакыт финанслар белән проблемнары бар. Мин эшмәкәр буларак, аны икътисади яктан көчле оешма буларак үстерәсем килә. Ни дисәң дә, бар нәрсә дә акчага барып төртелә. Бәйсез эшләр өчен финанс иреклек кирәк. 10 ел эшмәкәрлек белән шөгыльләнгә күрә акча табуда тәҗрибәм бар. Чынында гел көрәш, гел каршылык чаралары, митинглар. Бераз арытты бу форматта эшләү. Спорт, мәдәни чаралар оештырасы килә. Бик гади булган башкорт яшьләр көннәрен уздырырга да ирек бирмәделәр. Башкорт яшьләре арасында футбол, волейбол турнирларын оештырырга телибез, әмма залны арендага бирмиләр. Аптыраш. Кесәдә акча булганда бу мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк.​

— Мәдәни, спорт чаралары аңлашыла, әмма "Башкорт" оешмасы нәкъ сәяси көч буларак ихтирам казанды. Сезнең сүзләр оешманың сәясәттән читләшергә тели дигәнне аңлатамы?

— Юк, безнең бу эшчәнлек дәвам итәчәк. Тел, мәдәният, федерализмны яклау – бу эшчәнлекнең төп юнәлешләре. Юнәлешләр, сәясәт үзгәрмәячәк. Фаил бер төрле эшләде, Илнар капма-каршы эшләр алып барачак дип уйларга кирәкми. Безнең оешма зур, үзаллы карар кылу юк. Төрле хәлләр булды, мәсәлән, ниндидер мәсьәләдә Алчынов каршы була, ә калганнар хуплый иде. Шура, җыен белән хәл итү каралган. Киңәшләшеп эш итәбез.

— 8 сентябрь Башкортстанда башлык сайлау була. Башлык вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт" оешмасы турында тискәре бәяләмә бирде. Аңа карата мөнәсәбәтегез нинди? Аның өчен тавыш бирәчәксезме? Хакимият белән элемтәләрне ничек корырга ниятлисез?

— Элемтәләр килеп чыкса, начар булмас иде. Алар да халык өчен эшлибез диләр. Без дә шул халык дип йөрибез. Килешергә кирәк. Иң начар солых та сугыштан яшхырак. Сайлауларга килгәндә, атна саен җыелышабыз, киңәшләшәбез. Кемне сайларга, кайсы намзәтне хупларга дигән сорауга үзем өчен дә җавап юк. "Башкорт" оешмасы исә карашын язды.

Хәбиров – Мәскәү тарафыннан куелган кеше

Хәбиров – Мәскәү тарафыннан куелган кеше, эшләргә тели, әмма күреп торабыз, Башкортстанда кадрлар кытлыгы. Аның хакимятне формалаштыруы да тәнкыйтьләнде. Куярлык кеше юк. Хәбировка карата шәхси фикерем бар, әмма әйтәсем килми әлегә.

— Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә. Татар милли хәрәкәте белән нинди мөнәсәбәтләр корырга телисез? Республикада татар теленә дә дәүләт статусын бирү мәсьәләсенә фикерегез нинди?

— Армиядә хезмәт иткәндә иң якын дусларым татарлар булды. Икесе дә Татарстаннан, алар миңа ныклы терәк иде. Мин моңа кадәр дә ник башка оешмалар белән эшләмибез дигән сорау куя идем. Башкорт белән генә түгел, башка милли оешмалар белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, Күштау мәсьәләсе икән, аның тирәсендә башкортлар гына яшәми бит, татарлар да, урыслар да гомер кичерә. Аларны да бу проблем борчый. Башкортстанда билгеле оешмалар бар икән, мин аралашырга ачык. Без бергәләп уртак тел таба алсак, яхшы булыр иде. Татарстаннан иҗтимагый оешмаларны күзәтәм. Руслан Айсин, Айрат Фәйзрахманов кебек җәмәгать эшлеклеләре белән танышмын, аларның фикерләре миңа ошый.

Башкортстанда тагын бер телгә дәүләт теле статусын бирү соравына җавап бирергә әзер түгелмен. Монда татар түгел, башкорт телен дә кысалар. Татарстанда да шул ук проблем. Тел мәсьәләсе татарларга караганда башкортларда кискенрәк тора. Шуңа күрә дә ярсыган халык урамга, мәйданга чыкты.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG