Чиләбе шәһәрендә быел көз татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессы активистларының төбәк губернаторы Алексей Текслер белән очрашуда билгеле булган дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Текслер өлкәнең милли матбугат чараларына финанас ярдәм күрсәтү турындагы карары турында да белдергән.
Азатлык элегрәк язганча, Чиләбедә 2015 елның октябрь урталарында Габулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узарга тиеш иде. Һәйкәлне Пушкин исемендәге кинотеатр бинасы каршына урнаштырырга ниятләгәннәр. Әмма халык бу гамәлгә каршы төште һәм Тукай һәйкәле бу шәһәрдә куелмый калды. Ул елны әлеге кинотеатр янында Муса Җәлил һәйкәле куелды.
Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә дә активистлар Тукай бюсты кую өчен елдан артык эш алып бара.