Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы каршында Кеше хокуклары шурасы булдырыла


Башкортстан хөкүмәте бинасы
Башкортстан хөкүмәте бинасы

Шура кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда, төбәктә сивил җәмгыять институтларын үстерүдә ярдәм итү максатыннан төзеләчәк диелә.

Башкортстан башлыгы каршында Кеше хокуклары шурасы һәм сивил җәмгыять институтлары үсеше шурасы төзеләчәк. Бу турыда фәрманны республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров имзалаган.

Әлеге киңәш бирүче оешма кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда, төбәктә сивил җәмгыять институтларын үстерүдә ярдәм итү максатыннан булдырылган дип хәбәр итә Башкортстан башлыгы матбугат хезмәте.

Шурага, аерым алганда, вазгыятьне күзәтү, кануннар бозылу, кеше хокукларының кысылу фактларын тикшерү, методик һәм белешмә-аналитик материаллар әзерләү һәм бастыруда катнашу бурычлары куелган. Моннан тыш, оешма халыкны хокукый яктан агартуда ярдәм итәргә, сивил җәмгыять институтларын үстерү өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш.

Шура утырышлары кимендә ярты елга бер уздырылырга тиеш.

Быел Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре Башкортстанда булып китте. Алар Сибайда һавага зыянлы матдәләр чыгуга бәйле вазгыять белән танышты, табиблар белән очрашты, җитәкчелек белән сөйләште, утырыш уздырды. Соңрак Башкортстан хакимиятләренә республикадагы кеше хокукларына бәйле вазгыять турында хисап тапшырды. Анда республикада Куштау шиханын саклап калу тәкъдиме дә бар иде.

XS
SM
MD
LG