Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кеше хокуклары шурасы Куштау шиханын сакларга тәкъдим итә


Куштау шиханы

Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасы Башкортстанда Куштау шиханын сакларга киңәш иткән. Белгечләр бәяләвенчә, Куштау биологик, археологик, геологик һәм рекреацион кыйммәткә ия.

Кеше хокуклары шурасы экспертлары фикеренчә, шиханны эшкәртү турында карарны яңадан карарга кирәк. Алар Куштау биологик, археологик, геологик һәм рекреацион кыйммәткә ия дип белдерә.

Моннан тыш, тауда археология һәйкәле – дәүләт саклавына алынган борынгы Кушт-Тау авылы җимерекләре бар.

Бу хакта "Аргументы и факты" яза.

Экспертлар өч шихан "бергә бәйләнгән җирләрнең бердәм комплексын" тәшкил итә дип искәртә.

"Шура фикеренчә, өч сакланып калган шиханны кертеп "Башкорт шиханнары" милли паркы булдыру мәсьәләсен карарга кирәк", дип нәтиҗә чыгара экспертлар.

Күптән түгел Русия табигый байлыклар министрлыгы Куштауда аеруча сакланучы урын булдырырга яки иң яхшысы бөтен шиханнарны федераль дәрәҗәдә табигать һәйкәле итеп теркәргә тәкъдим иткән иде

2018 ел ахырында Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Активистлар петицияләр урнаштырды, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар язды, танылган кешеләр дә Куштауны яклау чараларына кушылды.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG