Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия министрлыгы Башкортстан шиханнарын бер табигый һәйкәл буларак теркәргә тәкъдим итә


Куштау шиханы
Куштау шиханы

Русия табигый байлыклар министрлыгы Куштауда аеруча сакланучы урын булдырырга яки иң яхшысы бөтен шиханнарны федераль дәрәҗәдә табигать һәйкәле итеп теркәү тәкъдим ителә.

Русия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Башкортстанның бөтен шиханнарын федераль дәрәҗәдәге бер һәйкәл буларак берләштереп теркәргә тәкъдим итә. Активистлар шиханнар урнашкан җирләрдә аеруча сакланучы урыннар тәртибе кертүне сорап язылган хатларына җавап алган.

Министрлык департаменты җитәкчесе Иван Шмаков имзалаган документта министрлык өч шиханны да саклап калу яклы диелгән. Бу хакта "АиФ Уфа" яза.

Куштауда аеруча сакланучы урын булдыру яки иң яхшысы бөтен шиханнарны федераль дәрәҗәдә табигать һәйкәле итеп теркәү тәкъдим ителә.

"Русия табигый байлыклар министрлыгы Куштау шиханы урнашкан җирдә федераль дәрәҗәдә аеруча сакланучы урын булдыруны дөрес дип саный. Моннан тыш, Башкортстан белән килешү булганда, шиханнар урнашкан җирләрдә "Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү" федераль проекты кысаларында аеруча сакланучы урын булдыру мөмкин", диелә документта.

Министрлык карар кабул итү өчен Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручыга әлеге мәсьәләгә карата үз позициясен сорап хат җибәргән.

2018 ел ахырында Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Активистлар петицияләр урнаштырды, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар язды, танылган кешеләр дә Куштауны яклау чараларына кушылды.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG