Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль интернет кулланучыларның бердәм исәбен алып бармакчы


Әлеге систем салым хезмәтләре өчен дә, реклам бирүчеләр өчен дә файдалы булачак дип белдерелә. Моннан тыш, дәүләт халыкның интернетта нинди контент каравын, кайсы интернет-мәйданнарның җәмәгатьчелек фикеренә йогынтысы күбрәк булуын белергә тели.

Русиядә интернетта контент һәм реклам карауларны анализлаучы бердәм дәүләт системы төзергә мөмкиннәр. Әлеге идея турында президент идарәсе вәкилләре, түрәләр һәм медиаширкәтләр фикер алыша дип яза "Ведомости".

Басма чыганаклары әлеге системны телевидение аудиториясен үлчәү системы һәм кинотеатрларда сатылган билетларның исәбен алып бару белән чагыштыра.

Систем нинди мәгълүмат җыячагы әлегә билгеле түгел. Чыганаклар беренче чиратта сүз Русия сериалларын һәм телешоулар карау турында бара дип белдерә. Шул ук вакытта салым хезмәте интернет-реклам күрсәтүләрне күзәтмәкче һәм ширкәтләрнең реклам табышлары турында мәгълүмат җыймакчы.

Русия элемтә министры урынбасары Алексей Волин бердәм санагыч (счетчик) контент саткан һәм реклам булган барлык сайтларга да куелырга тиеш. Аның фикеренчә, интернет аудиторияне бәяләү системы реклам бирүчеләргә дә, контент җитештерүчеләргә дә кирәк. Бүген реклам бирүчеләргә "тикшерелмәгән, аудитланмаган мәгълүмат" кенә җиткерелә дип өсти Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров.

Ниһаять, интернет аудитория турында мәгълүмат җыю дәүләтнең үз мәсьләләрен чишүдә ярдә итүне күз уңында тота. Дәүләт халыкның интернетта нинди контент каравын, кайсы интернет-мәйданнарның җәмәгатьчелек фикеренә йогынтысы күбрәк булуын белергә тели диләр "Ведомости" чыганаклары.

Моннан тыш, Русия мәдәният министрлыгы фильмнарны онлайн күрсәтү исәбен алып бару өчен махсус систем да әзерли. Шулай ук Русия Думасына телеканаллар онлайн трнасляцияләренең бердәм системы турында канун өлгесе кертелгән.

XS
SM
MD
LG