Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа алкомаркетлар саны кискен арткан шәһәрләр исемлегенә кергән


Русиянең эре шәһәрләрендә хәмер һәм сыра сатучы кибетләр саны арта башлаган. Кайбер очракларда мондый кибетләр ачуның үсеш темплары 70 процентка кадәр барып җитә. 

Хәмер сатучы кибетләр саны артуда беренче урында Волгоград тора. Анда бер ел эчендә хәмер кибетләре саны 69 процентка, сыра сатучы кибетләр саны 39 процентка арткан. Тагын бер лидер - Уфа. Башкортстан башкаласында бу күрсәткечләр ел эчендә 39 һәм 17 процентка арткан. Шул ук вакытта Мәскәү белән чагыштырганда, әлеге шәһәрләрдә мондый кибетләр саны аз күренә. Бу хакта 2ГИС хезмәте исәпләүләренә сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Чиләбе шәһәрен аналитиклар аерып күрәстә. Биредә аракы һәм сыра сатучы кибетләр саны азык-төлек сатучы супермаркет һәм кибетләр саныннан артып киткән. Әлеге тенденцияне белгечләр базар факторлары түгел, социаль факторлар белән аңлата. "Чиләбедә кешеләрнең реаль керемнәре артмый, ә бәяләр, киресенчә, арта, шуңа күрә халык иң кирәкле азык-төлектә дә экономияли. Димәк, кешеләр хәмергә соңгы акчаларын тотарга әзер", ди "Делай магазин" консалтинг кибете җитәкчесе Юлия Зыярнова. Аның сүзләренчә, бу очракта җәмгыятьтә депрессив кәефләр турында сөйләргә мөмкин.

Әмма, хәмер кибетләре саны артуга карамастан, хәмер сатуның күпкә артуы күзәтелми. 2019 елда сыра куллану ике процентка артыр дип көтелә. Белгечеләр аракы һәм сыра сатучы кибетләрнең саны хәмер куллануга көчле йогынты ясый алмый дип фаразлый. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвешен пропаганлалау диләр.

2019 елның беренче яртысында Русиядә хәмердән агуланып 4 мең 298 кеше үлгән, ягъни 100 мең кешегә 5 кеше туры килә. Мондый статистиканы күптән түгел Дәүләт хәмер сәясәте үзәге китерде. Үлүчеләр санының иң нык артуы Татарстанда теркәлгән. Узган елның шушы вакыт аралагында булган күрсәткечләр белән чагыштырганда агуланучылар саны 12 тапкырга арткан.

XS
SM
MD
LG