Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" безне ничек куркыта


Татарстанның V чакырылыш Дәүләт шурасында зур күпчелекне "Бердәм Русия" вәкилләре тәшкил итте

"Бердәм Русия" вәкилләре, безгә тавыш бирмәсәгез, Татарстан һәм аның алдынгы төбәк статусы юкка чыгачак, дип ышандырырга тырыша. Политолог Илнар Гарифуллин моны сәяси шантаж дип атый.

8 сентябрь Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт шурасына сайлау уза. Бу сайлауда әлләни интрига көтелми, чөнки Татарстанда сәяси кыр шул кадәр тапталган ки, сәясәт табигый күренеш буларак күптән юкка чыкты. Хакимияттәге "Бердәм Русия"нең җиңүен генә түгел, парламентка алардан тыш КПРФ вәкилләре һәм "Гадел Русия"нең бер вәкиле үтәчәген алдан фаразлап була.

Сайлау тирәсендә зур шау-шу булмады – оппозиция вәкилләреннән дә, "Бердәм Русия" ягынна да. Хәтта фирка исемлегенең беренче өчлеге дә креативлыгы белән аерылып тормады – Дәүләт шурасының алыштыргысыз рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КамАЗ узышчысы Владимир Чагин һәм "Бала-сити" белем бирү үзәге мөдире Альбина Насыйрова.

Спортчыларны депутатлыкка тәкъдим итү гадәте, ниһаять, Татарстанга да килеп җитте, әмма бу инде күптән актуаль түгел һәм сайлаучыны җәлеп итми. Шуңа күрә хәтта федераль исемлекләрдә дә фиркаләр мондый кешеләрдән акрынлап арына.

Ә исемлектә өченче булып "Бала-сити" мөдире торуы бу үзенчәлекле "пиар" нинди аудиториягә юнәлдерелгән дигән сорау тудыра. Гаилә бюджетыннан балалар бакчасына аена 30 мең сум яки мәктәпкә 40 мең сум чыгарып салырга әзер булган азсанлы казаннаргамы? Бу уку йортында нәкъ менә шундый бәяләр. Әгәр "Бердәм Русия"нең аудиториясе шушы икән, ул чакта фирканең илдә бар да яхшы, бары тик көнбатыш ялчылары булган оппозиция генә суны болгата дигән карашы аңлашыла.

Татарстанда бу сәяси мәетне торгызу тырышлыгы аптыраш тудыра

Бөтен ил буйлап "Бердәм Русия" әгъзалары фиркадән читләшергә тырышканда, Татарстанда бу сәяси мәетне торгызу тырышлыгы, алай гына түгел, республика халкын төрле юк-бар белән өркетү ниятләре аптыраш тудыра. Андый юк-барлар партиянең Татарстан бүлекчәсе чыгаручы "Безнең республика" газетында да мулдан. Бер мисал.

"Бүген ризасыз булып кыланырга мөмкин. "Бердәм Русия" өчен барысы да тавыш бирергә теләми. Кемдер ниндидер яңалык тели. Имеш аларга күңелсез. Парламентка кереп утырырга омтылган ялган “оппозиция” бу моданы һәръяклап яклый. Татарстанның элекке хаталы карарларын гамәлдән чыгарып яңадан башларга мөмкин биргән төймәсе юк. Хәзер заманалар гади түгел, Татарстанның барлык казанышлары, ныклы ярдәм тапмаса, юкка чыгарга мөмкин. “Кемгә тавыш бирергә?” дигән сорау бүген дә гади түгел, аңа дөрес җавап бирү мөһим. Әйе, "Бердәм Русия" өчен – безнең республика өчен."

Монда едросларның сайлаучыларга карата бар нәфрәте күренә, янәсе аларга каршы "мода"га ияреп кенә тавыш биреп була. Икенче яктан, монда шантаж элементы да бар – "Бердәм Русия"гә тавыш бирмәсәгез, Татарстан һәм аның илдәге алдынгы төбәк статусы юкка чыгачак.

Ә Фәрит Мөхәммәтшин тагын да уздырып җибәрде һәм шул ук фирка газетына "Бары тик "Бердәм Русия" генә бүгенге Татарстан алдында торган катлаулы һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле дип әйтте. "Бердәм Русия"гә тавыш бирү – ул безнең республика өчен тавыш бирү".

Дәүләт шурасына сайлауда кем өчен тавыш бирәчәксез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Боларны укыганнан соң хакимиятнең һәр тармагын контрольдә тотучы "Бердәм Русия"нең барлык вәкилләре ниндидер "оппозиция"нең Татарстанны юк итү тырышлыгына батырларча каршы тора икән дигән хис туа.

Cоңгы 20 ел буена республика һәм татар милләте мәнфәгатьләрен кем сатты соң?

Әмма, гафу итегез, соңгы 20 ел буена "партия дисциплинасы" дип акланып, республика һәм татар милләте мәнфәгатьләрен кем сатты соң? Бәлки республика суверенитетының соңгы калдыкларын оппозиция юк иткәндер? Бәлки шушы оппозиция милли республикаларны юкка чыгарырга тәкъдим итәдер? Бәлки Татарстанның федераль үзәккә салымнарны ел саен күбрәк бирә баруы һәм нәтиҗәдә Татарстан гына түгел, ә башка төбәкләрнең дә бурычлар упкынына тәгәрәвенә дә оппозиция гаепледер? Бәлкем шул беркемгә билгеле булмаган оппозиция Татарстан элитасын федераль үзәк алдында татар теле статусын саклауда һәм шартнамәне озайтуда чигенергә мәҗбүр иткәндер?

Бу сайлау кампаниясе "Бердәм Русия"нең реклам кәгазьләрен татар телендә куллануы белән аерылып торды, ә аларда республиканы яклау кирәклеге әйтелә. Бу исә сайлаучылар кәефен оятсыз рәвештә файдалану омтылышы булып тора.

Монда шундый мантыйк – "Проблемны үзең тудырасың һәм үзең аңа каршы батырларча көрәшәсең". Менә шундый ачыктан-ачык шантаж. Болай барса, республиканың әлеге "яклаучылары" Татарстан һәм татар милләтенең мәнфәгатьләре өчен республикалар тулысынча юкка чыкканчы һәм соңгы татар үлгәнчегә кадәр "каһарманча көрәшәчәк" дип ышанып әйтеп була.

Алар тел мәсьәләсен "сатты", ә хәзер милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан булып кылана

Мөхәммәтшин һәм аның татар теле һәм республика мәнфәгатьләре өчен "көрәше" турында сүз йөрткәндә аның Дәүләт шурасы рәисе булуыннан тыш, Татарстаннан Думага сайланган депутатларның яшерен кураторы булуын да искә алырга кирәк. Шуңа ул тел мәсьәләсенең Дәүләт шурасында гына түгел, ә Думада якланмавы өчен дә җавап тотарга тиеш, чөнки Татарстанның Думадагы барлык депутатлары да тел канунын хуплап тавыш бирде. Алар тел мәсьәләсен "сатты", ә хәзер милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан булып кылана.

Мөхәммәтшин шул ук партия газетындагы әңгәмәдә безгә беркем бернәрсә тәкъдим итми дип уфтана. Сорау – ни өчен бу сайлауда "Татарстан – Яңа гасыр" ("ТЯГ") хәрәкәтенең мәйданы кулланылмады. Ул 2005 ел башыннан бирле "Жуликлар һәм караклар партиясе" кулы астында эшләсә дә, формаль рәвештә мөстәкыйльлеген саклап килә. Әлбәттә "ТЯГ"ка инде ясин чыгарга да буладыр. Әмма сәяси ихтыяр булганда, мондый форсат бар иде. Ләкин моны беркем дә кулланмады. Гадәтләнгән юлдан киттеләр. Әйткәндәй, "Бердәм Русия"нең быелгы исемлегендә "ТЯГ"тан бер генә вәкил бар – Качалов исемендәге Казан рус драма театрының алыштыргысыз мөдире Александр Славутский.

Шуңа безгә бу мәдәният, спорт әһелләре, түрәләр, янәсе иҗтимагый оешмаларның яшь һәм өлкән вәкилләренең йөзләрен истә калдырырга кирәк. Партия газетлары һәм кәгазьләре аша республика мәнфәгатьләрен саткан кешеләр өчен тавыш бирергә чакыручыларның барысын да истә калдыру кирәк. Бу "сөйләүче башларның" кайберләре үзләре дә кәнәфигә утырмакчы, кайберләре бары бу "Жуликлар һәм караклар партиясен" якларга чакыра. Тыштан алар төрле күренә, әмма аларны бер нәрсә берләштерә – оятсызлык һәм үзләрен һәм башкаларны алдарга әзерлек.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG