Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нагайбәк дип атасалар да, без үзебезне керәшен дибез"


Нагайбәк апалары Казан Кирмәнендә багышланган күргәзмәдә. Архив фотосы.
Нагайбәк апалары Казан Кирмәнендә багышланган күргәзмәдә. Архив фотосы.

Нагайбәкчә мәкальләр һәм әйтемнәр китабы чыкты. Аны туплаучы Ольга Барышникова башкалар аларны нагайбәк дип атасалар да, чынлыкта керәшен булуын әйтә.

Магнитогорскида яшәүче, берничә ел элек нагайбәкчә сүзлек чыгарган Ольга Барышникова "Әйтем тиктән әйтелмей" дигән әйтемнәр һәм мәкальләр китабын нәшер иткән. Ул бу китапны Магнитогорски дәүләт техник университеты каршындагы телләр өйрәнүче буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе белән берлектә эшләгән.

Нагайбәкләрдә тарих шул такмакларда гына сакланып калды

"Тиктомалдан гына язып ятмыйм. Фәнни нигезләнгән. "Әйтем тиктән әйтелмей" дип керәшенчә яздым. Башкалар нагайбәк дисә дә, без үзебезне керәшен дибез инде. Әмма бу мәсьәләдә хәтта тарихчылар да бәхәсләшә. Тарихта төрлечә аңлаталар. Явыз Иван чукындырган диючеләр дә бар, "нагайка" белән дә аңлаталар. Мин тарих белән шөгыльләнмим. Минем өчен тел мөһим. Шуңа башта нагайбәкчә сүзлек чыгардым. Хәзер инде әйтемнәр һәм мәкальләр китабын нәшер иттем. Аннары такмаклар эшләячәкмен. Алар да бик күп. Нагайбәкләрдә тарих хәзер шул такмакларда гына сакланды бит инде", ди 82 яшьлек Ольга ханым.

Аның яңа китабы урысча тәрҗемә белән бара. Ул хәзер яшьләрнең туган телләрен аңламавына борчыла. Шуңа тел фәнни лабораториясендә дә китапларын урысчага тәрҗемә белән чыгарырга сорыйлар икән.

"Нагайбәкчә сүзлекне дә, әйтемнәр китабын да урысчага тәрҗемә белән чыгардым. Инде такмакларны нагайбәкчә генә чыгарырмын дигән идем, миңа ярдәм итүче Магнитогорски дәүләт техник университетының филология фәннәре докторы, урыс теле кафедрасы профессоры Светлана Шулежкова урысча да чыгарырга кирәк, чөнки нагайбәкчә барысы да аңламый диде. Тәрҗемә белән авыр булды. Бик үк тәңгәл килми. Мәгънә ягыннан тәрҗемә иттек инде. Мин белгәнне язам, лаборатория тикшерә", ди ул.

Ольга Барышникова
Ольга Барышникова

Ольга ханым хәзер такмаклар язу белән мәшгуль. Ул аларның шактый күп булуын әйтә.

"Безнең халык бит кайгыларын да, шатлыкларын да шул такмаклар ярдәмендә белдергән, чөнки язуыбыз инде кайчан югалганы да билгесез.

Мин Магнитогорскида Нагайбак районында мәктәптә җиде ел татарча белем алдым, гәрчә нагайбәкләр укыса да, безгә татар укытучыларын китерәләр иде. Нагайбәкләрне әле аерым халык буларак 2000 елларда гына таный башладылар, аңарчы безне татарлар белән бер халык буларак кабул итәләр иде", ди Барышникова.

Аның сүзләренчә, ә, ө, ү, җ авазлары нагайбәкчәдә дә бар, әмма сөйләмдә татарчадан аерма сизелә.

"Татардагы "ч" авазын нагайбәкләр "щ" дип әйтә. Мисал өчен без “щәйнек” дип әйтәбез. Татарлар "юк" дисә, без "җук" дибез. Шулай ук бездә "бәлки", "чөнки" дигән сүзләр юк", ди Ольга ханым.

Ул барлык китапларны да үз акчасына чыгара. Соңгы әйтемнәр һәм мәкальләр китабы 157 битлек булган. Барышникова сүзләренчә, Татарстан һәм Башкортстанда нагайбәкләрнең фольклорлары белән генә кызыксыналар, ә телгә игътибар юк.

"Нагайбәкләрнең фольклор төркемнәре Татарстанга да, Башкортстанга да төрле фестивальләргә йөри. Ул республикадан килүчеләр дә нагайбәкләрнең фольклоры белән кызыксына, ә тел турында сорашучы да юк", дип үпкәли Ольга ханым.

Ул киләсе елга узачак җанисәптә нагайбәкләр саны кимер дип исәпли.

"Күбесе урыс дип языла. Балалар да урысча сөйләшә. Хәзер паспортта да милләтне язмыйлар бит. Керәшеннәрнең фамилияләре дә урысча", ди ул.

Тарихчы галим Дамир Исхаков Азатлыкка элегрәк әйтүенчә, Татарстан белән нагайбәк халкы арасында уртак мөнәсәбәтләр моннан берничә ел элек кенә башланган. Моңарчы аларны республикада бик белмәгәннәр.

"Нагайбәкләр татар халкының бер өлеше һәм аларны ныклап өйрәнү кирәк", ди галим.

Чиләбе, Оренбур өлкәләрендә яшәүче нагайбәкләр Русиянең азсанлы халыклар исемлегенә кертелгән. Соңгы елларда нагайбәкләргә игътибар артты. Мәдәнияте, көнкүреше ягыннан татарлар белән охшашлыклары күп булса да, нагайбәкләр үзенчәлекле халык булып кала.

Дамир Исхаков сөйләгәннәргә караганда нагайбәкләр озак кына тарихи юл үткән. Башта алар Минзәлә якларында, аннан сон Башкортстанның Бакалы районнары тирәсендә яшәгәннәр, соңрак Чиләбе якларына күчеп килгәннәр. Бу юлны үткәндә алар төрле халыкларның мәдәният элементларын үзләштергән. Нагайбәк ирләре дөнья гизгән. Наполеон вакытындагы сугышларда катнашкан. Парижга барып җитеп парадта да катнашулары билгеле.

XS
SM
MD
LG