Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Дөнья татар конгрессы вәкиллеге ачылачак


Татарстан вәкилләренең Башкортстан татарлары белән очрашуы, 17 апрель 2019
Татарстан вәкилләренең Башкортстан татарлары белән очрашуы, 17 апрель 2019

Башкортстан башкаласы Уфада Дөнья татар конгрессы вәкиллеген ачарга ниятлиләр. Бу турыда Уфа татар җәмәгатьчелеге хатына җавап итеп татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдерде. Хат Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган иде.

Дөнья татар конгрессы хатында язылганча, Татар конгрессы озак еллар дәвамында Башкортстанда яшәүче күпсанлы татарларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән эшчәнлекне үзенең иң төп бурычларыннан берсе дип санап килде һәм Башкортстанда конгресс вәкиллеген ачуны яклый.

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның апрельдә Башкортстанга эшлекле сәфәре кысаларында булып узган татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында да әлеге мәсьәлә күтәрелде һәм бүгенге көндә аны уңай хәл итү юнәлешендә эш алып барыла", диелгән Ринат Закиров имзалаган хатта.

Конгресс рәисе сүзләренчә, моңа кадәр дә күрше республикада татар иҗтимагый оешмалары Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге белән тыгыз элемтәдә булды, Татар конгрессының Башкортстанда вәкиле эшләп килде, әмма күпсанлы милләттәшләребез яшәгән төбәктә эш алып бару өчен бу гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә ныклап эшләүче вәкиллек булырга тиеш.

"Татар конгрессы вәкиллеген ачу күпсанлы татар милли-мәдәни оешмалары белән бергәләп эшчәнлек алып баруны камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Төбәктәге татар авыллары, мәктәпләр, балалар бакчалары, аларда татар телену укыту, дәреслекләр белән тәэмин итү, мәдәният йортлары, татар сәнгать төркемнәре, мәчет-мәдрәсәләр, матбугат һәм мәгълүмат чаралары, китапханәләр һәм аларны матур әдәбият белән тәэмин итү турында мәгълүматларны тупларга ярдәм итәчәк, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә узучы чараларга Башкортстан вәкилләрен сайлап җибәрергә, Татарстан югары уку йортларында белем алырга теләк белдергән яшьләрнең укырга килүен оештырырга булышачак", ди Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

XS
SM
MD
LG