Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Татарстан сайлавында хәрәмләшүләр турында хәбәрләрне "фейк" дип атады


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар яхшы узды, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе яхшы әзерләнгән иде диде. Хәрәмләшүләр турында хәбәрләр расланмады диде ул.

"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, элекке чакырылыш Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлауда булган канун бозулар турында хәбәрләрне "фейк" дип атады. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Социаль челтәрләрдә фейк постлар күп булды, тикшерү вакытында алар расланмады, әмма комиссия әгъзаларының, күзәтүчеләрнең күп вакытын алды", диде Мөхәммәтшин.

Ул кайбер фиркаләрнең күрше төбәкләрдән күзәтүчеләр китерүен искә төшерде. КПРФ, "Гадел Русия" һәм башка кайбер фиркаләр Ульян, Оренбур, Киров, хәтта Чиләбе өлкәләреннән күзәтүчеләр чакырган иде ди парламент спикеры. Әлеге факт Мөхәммәтшинны "сөендергән".

Аның фикеренчә, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясенә башка еллардагыга караганда яхшырак әзерләнгән.

Мөхәммәтшин бәйсез күзәтүчеләр утырган тавыш бирү урыннарында "Бердәм Русия"нең азрак тавыш җыюына, кайбер очракларда КПРФтан җиңелүенә карата да үз фикерен белдерде. "Без ул тавыш бирү урыннарына анализ ясадык. Андыйлар күп түгел. Ләкин бу бүлекләрдәге эшләрнең торышын ныграк өйрәнергә кирәк. КПРФ Дәүләт шурасында вәкилләрен арттырды, өч иде, алты булачак. Активлык артачак. Әлеге вакытта рәис буларак, мине бу сөендерә", ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшигн шулай ук яңа чакырылыш Дәүләт шурасында да үзен рәислеккә тәкъдим итүне "дөрес гамәл булыр иде" диде.

Моннан тыш, Мөхәммәтшин "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге җитәкчелеген республика парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтыновка тәкъдим итәчәге турында әйтте.

8 сентябрьдә Татарстан парламенты сайлавында "Бердәм Русия"нең 72,4 процент тавыш җыюы игълан ителде. Дәүләт шурасына шулай ук 10,7 процент тавыш белән КПРФ узды. КПРФ, "Гадел Русия" фиркаләре сайлау вакытында хәрәмләшүләр турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG